Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәшчеләр теләген министр үтәрме?

Нәфис Миннебаев #выборчемпионов180318 флешмобы кысаларында эстафетаны келәмдәш-коллегаларына — Балтач, Саба һәм Кукмара районы спорт бүлеге җитәкчеләренә тапшырган иде. Тегеләре тагы да югаррак «сикергән».

Билгеле булганча, атна башында Биектау районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миннебаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән #выборчемпионов180318 эстафетасына кушылып, үз бүлмәсендә отжимание ясады. Укырга: Көрәшчеләр Президентка кушылды

Шунда ук ул эстафетаны берьюлы өч коллегасына — Балтач, Саба һәм Кукмара районы спорт бүлеге җитәкчеләренә тапшырды. Татарча көрәш буенча спорт осталары Рөстәм Заһидуллин, Ирек Гарипов, шулай ук Алмаз Галәветдинов әлеге бурычны үти алганмы соң?

Кичә кич Балтачның «Сабантуй» ял паркында Балтач, Саба, Кукмара чаңгычылары “Төнге чаңгы юллары”нда көч сынашты. Ярышларалдыннан исә шушы өч районның спорт «министрлары» сәхнәгә чыкты һәм Президент эстафетасына кушылырга теләк белдерде. Алар йодрыклары белән терәлеп, 20 тапкыр идәннән гәүдәләрен күтәрә алдылар. Ә эстафетаны исә Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка, аның беренче урынбасары, татарча көрәш буенча Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдиновка һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләренә тапшырдылар. Афәрин!

ФОТО: http://baltaci.ru/

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев