Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара районы "Игенче Плюс" җәмгыятенең исемендәге "+" эшендә сизеләме?

Зур Сәрдектәге ферманы янәдән эшләтеп җибәргәч, бик сөендек, - диләр биредә эшләүчеләр.

 Кукмара районы  "Игенче Плюс" җәмгыятенә семинар-киңәшмәгә барган саен, күрсәткечләре яхшырган булсын иде дип җан атып торам. Өлкәннәр әйтмешли, заманында даны республикага таралган хуҗалыкны бер дә таркатасы килми, дип яза район газетасы.

-Мин үткән елның 17 июлендә бирегә кабат директор итеп билгеләндем, - диде "Игенче Плюс" җәмгыятенең генераль директоры Айнур Гәрәев. - Әлбәттә, ул вакытта хуҗалыкның хәле бик авыр иде. Хезмәт хаклары бирелмәгән, ягулык-майлау материаллары белән дә кыенлыклар булды. Җитмәсә, эшнең иң күп чагы: урып-җыю вакыты, җир эшкәртергә, чәчәргә, терлек азыгы да хәзерләргә кирәк. Белгечләргә, хезмәткәрләргә рәхмәт, тырышып хезмәт куйдылар. Сабыр булдылар. Шулай бергә-бергә кыенлыкларны җиңәбез. Әкренләп, җыелып килгән хезмәт хаклары буенча әҗәтләрне капладык.

Билгеле, бар мәшәкатьне дә берьюлы гына хәл итеп булмый. Элеккедән җыелып килгән проблемалар да чабудан тарта. Шулай да, җәй-көз көнне төнгә ялгап башкарган хезмәтләре әрәм китмәгән, кыш буена җитәрлек терлек азыгы хәзерләгәннәр. Бөртеклеләрдән барлыгы 5400 тонна ашлык җыеп алганнар. Гектарыннан уртача 31 центнер уңыш чыкты, диделәр. Аның 1700 тоннасы хезмәт хакы хисабына хезмәткәрләргә, 400 тоннасы пай җирләре өчен бирелгән, ә 1500 тоннасын орлыкка салып куйганнар, калганын терлек азыгы буларак кулланачаклар.

"Игенче Плюс" җәмгыятендә 1900дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 630ы - савым сыерлар. Мал саны үткән елга караганда 102 башка арткан. Элек Чишмәбаш белән Адай бүлекчәләрендә генә терлек булса, хәзер Зур Сәрдек белән Купкадагы фермаларны да торгызганнар. Зур Сәрдек фермасын төзекләндерү өчен генә дә 4 миллион 700 мең сум акча сарыф ителгән. Бүгенге көндә анда 250 савым сыер бар, киләчәктә сөтлебикәләрнең санын 500гә җиткермәкчеләр. Купкадагы ферманы сыерларны бозаулату урыны буларак кулланалар. Адай бүлекчәсендә исә итчелек тармагын үстерү бурычын куйганнар.

-Зур Сәрдектәге ферманы янәдән эшләтеп җибәргәч, бик сөендек. Аңа кадәр башка хуҗалыкка барып эшләргә туры килгән иде, хәзер бер дә читкә китәсе килми, - диделәр сыер савучы хатын-кызлар.

-Хәзер көнгә 9500 килограмм сөт савабыз. Мин эшли башлаган вакытта бу сан 4000 килограмм иде. Ә үткән елның шушы чоры белән чагыштырып карасак, сөтнең күләме ике тоннага күбрәк, бик зур сан бит инде бу, - диде директор. – Әмма быел сөт бәяләре шактый түбән. Үткән ел сөтнең бер литрын 27,50 сумнан саткан булсак, бүгенге көндә 18,50 сумнан озатыла. Әлбәттә, бәяләрне базар шартлары билгели, терлекчелектә зыянга эшләмәс өчен безгә продукциянең сыйфатын яхшырту һәм үзкыйммәтне киметү юлларын эзләргә кирәк.

Игенчелеләрне районның алдынгы хуҗалыклары белән чагыштырып карасак, алар "авыл хуҗалыгы" дигән киң диңгездә акрын гына тирбәлүче бер кораб булып тоела. Әмма җитәкче, белгеч, хезмәткәрләр сынмыйча, бердәм булып, шул корабны су ерырлык хәлгә китерсеннәр иде, диелгән район хәбәрендә.

http://kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев