Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Кукмарада хәбәрсез югалган 83 яшьлек әби елгадан үле килеш табылган

    Кукмара бистәсенең Степан Разин урамында ялгызы яшәгән 1930 елгы Йосыпова 2013 елның 21 октябрендә өеннән чыгып китә һәм... юк була. Аны дүрт ай буена эзлиләр. Быел 12 мартта көндезге сәгать икеләр тирәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә Кәчимир авылы янындагы Оштырма елгасында билгесез хатын-кызның мәете...

    Кукмара бистәсенең Степан Разин урамында ялгызы яшәгән 1930 елгы Йосыпова 2013 елның 21 октябрендә өеннән чыгып китә һәм... юк була. Аны дүрт ай буена эзлиләр.

    Быел 12 мартта көндезге сәгать икеләр тирәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә Кәчимир авылы янындагы Оштырма елгасында билгесез хатын-кызның мәете табылу хакында хәбәр алынды. Оператив төркем тиз арада шул урынга чыкты. Балыкчылар тапкан әлеге хатын-кызның Мөзәйнә Йосыпова булуы ачыкланды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.

    Татар-информ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: