Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмарада котырган песи хуҗаларына ташланган

Кайбер авылларда Яңа ел мәшәкатьләренә башка төр­ле мәшәкатьләр дә өстәлә. Әйтик, Буа һәм Кукмара районна­рының кайбер авылларында, котырган хай­ваннар табылып, Татарстан Президенты карары нигезендә, карантин игълан ителгән. Буа районының баш мал та­бибы Тәлгать Юнысов әйтүенчә, борчылырга сә­бәп юк, Югары Лашчы авылында бер генә мал-туар да котырмаган. Әмма бер атна элек...

Кайбер авылларда Яңа ел мәшәкатьләренә башка төр­ле мәшәкатьләр дә өстәлә. Әйтик, Буа һәм Кукмара районна­рының кайбер авылларында, котырган хай­ваннар табылып, Татарстан Президенты карары нигезендә, карантин игълан ителгән.

Буа районының баш мал та­бибы Тәлгать Юнысов әйтүенчә, борчылырга сә­бәп юк, Югары Лашчы авылында бер генә мал-туар да котырмаган. Әмма бер атна элек авыл тирәсендә шашкан төлке мәете табып, авылда ике айга карантин игълан ителгән.

«Ветеринария турында»гы федераль закон буенча, карантин булган урындагы йорт хайваннарын сату, аларны читкә чыгару, котырган яисә авыру дигән шик тудыра торган хайваннарны иткә сую тыела. Баш мал табибы әйтүенчә, Югары Лашчыда бөтен хайваннар тикшерелеп, вакцинация үткәрелгән инде. Шуңа да авылда берәрсенә сыерын яки сарыгын сатарга бик кирәк булса, суйганчы һәм суйганнан соң да малны ветеринар тикшерә.

Кукмара районында берьюлы ике авылда карантин. Ун көн элек Яңа Сәрдектә котырган төлкене бәреп үтергәннәр. Шунысы гаҗәп: карантин бөтен авылда түгел, ә Үзәк урамда гына игълан ителгән. Туембаш авыл халкын исә котырган мәче аякка бастырган. Ул хәтта хуҗаларына ташланырга өлгергән. Кукмара районы баш мал табибы Рифат Кәримуллин әйтүенчә, төлке белән мәченең котырган икәнлеге ачыкланган көнне мал табиблары авылдагы бөтен терлеккә прививка ясап чыккан. Моңарчы котырган хайваннарның бу авылларга кызыгып килгәне булмаган.

Мәче хуҗалары - Мө­барәкшиннар белән дә элемтәгә кердек. Рузания апа сөйләвенчә, ак төстәге ата песи аларда инде берничә ел яшәгән. Бик тәртипле булган, йомышын да урамга чыгып кына йомышлый торган булган.

- 15 декабрь көнне, ир­тәнге сәгать өчтә кызым реферат язып утыра иде, шулчак песиебез аны тешләп алды. Иртәнге сигездә миңа ташланды. Ул көнне песиебезнең йөзе бик сәер иде, җитмәсә, кичтән дә ни ашамады, ни йокламады. Аңа бер-бер хәл булгандыр, дип уйладым. Безне тешләгәннән соң, «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Дүрт тапкыр укол ясадылар инде, әле тагын барасы була. Шушы хәлгә чаклы, песиебез үлеп китсә, песи баласы алырбыз, дип уйлап йөри идем. Хәзер ул уйдан кире кайттым. Урамдагы эт-песиләр дә шикләндерә башлады инде, - диде Рузания апа.

Туйлар узып, туннар тузып бетәргә өлгермәсә дә, Мөбарәкшиннар Яңа ел бәйрәмен тыныч күңел бе­лән каршыларга җыена.

- Мондый хәлләр бүтән чыкмасын иде инде! - диде котырган песи хуҗасы.


Линар ЗАКИРОВ.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев