Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмарада республикада беренче модульле чаңгы базасы ачылды

Татарстанда әлеге программа буенча быел 11 база ачыла.

Бүген Кукмара районында республикада беренче модульле чаңгы базасы ачылды. 120 квадрат метр мәйданны биләгән әлеге базада берьюлы 30-40 кеше була ала һәм алар өчен барлык уңайлы шартлар да булдырылган - киенү-чишенү бүлмәсе, чаңгы һәм кирәк-яракны саклау-әзерләү урыны, юыну өчен уңайлыклар бар. Модульле база үз эченә 100 комплект чаңгы һәм чаңгы юлы әзерләү өчен кар машинасы да бар.

"Əлеге программа буенча Татарстан район һәм шәһәрләрендә быел 11 база ачылса, киләсе елга тагын 15 база ачарга ниятлибез", - дип җиткерде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Гомуми бәясе 66 миллион сумга төшкән 11 база Казан һәм Чаллыдан тыш Əгерҗе, Əлмәт, Əлки, Алабуга Кукмара, Минзәлә, Саба, Спас, Ютазы районнарында ачыла. Модульле базаларга урын сайлаганда район һәм шәһәрләрнең чаңгы спортындагы уңышлары һәм рейтингта тоткан урыны исәпкә алынган.

"Кукмара" чаңгы модульле базасын ачу тантанасында Татарстанның Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм башка рәсми кунаклар да катнашты.

"Əле берничә ел элек кенә бу урынны агачлык баскан булса, уртак тырышлык белән бу яктыртылган чаңгы трассасы булдыра алдык. Инде бүгенге модульле база ачылу башлаган эшне дәвамлы итәргә булышачак", - дип фикерләрен җиткерде район башлыгы.

Чаңгы базасы ачылганнан соң катнашучылар Татарстанда чаңгы узышлары үсешенә багышланган утырышка җыелды.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X