Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмарадан 8 сыйныф укучысының беренче китабы чыкты

Җыентыкка ел дәвамында иҗат ителгән 101 шигырь тупланган.

Күптән түгел район үзәк китапханәсендә "Ул һәрвакыт бераз песи иде" дип аталган шигырьләр җыентыгының презентациясе үтте. Китапның авторы – Кукмара 3нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Анастасия Королева, дип яза kukmor-rt.ru.

Җыентыкка ел дәвамында иҗат ителгән 101 шигырь тупланган. Китапның сәнгать бизәлеше дә бик кызыклы. Бер стильдә башкарылган барлык иллюстрацияләр дә 9 сыйныф укучысы Ксения Муравьеваның хыял җимешләре. Алар яшь шагыйрәнең әсәрләренә салынган хис-тойгыларны тагын да көчәйтеп җибәрә. Ике талантлы кызның иҗади берлеге искиткеч нәтиҗәгә китерә: бүген кулыбызда - яңа гына "таба"дан төшкән кызыклы шигъри җыентык. Аның дөнья күрүендә иганәчелек ярдәме күрсәткән Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Ләлә Шәрипованың өлеше дә зур.

Настя иҗади бәйгеләрдә актив катнаша һәм призлы урыннар гына түгел, ә һәрвакыт җиңү яулый. "Россиянең алтын каләме" әдәби бәйгесендә ул жюри хөкеменә "Хыялланучы бүре" шигырен тәкъдим итеп, җиңүче булып таныла. Китапның презентациясендә бу шигырьне яшь авторның әбисе Валентина Королева укыды. Районның халык театры режиссеры Рамил Сәлахетдинов исә Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрне башкарды.

Настяның иҗаты берәүне дә битараф калдырмый. Презентациянең иң яшь катнашучысы Камил Галимуллинга биш кенә яшь булса да, балалар әсәрләре циклыннан "Мәче турында" шигырен бик матур итеп тамашачыларга тәкъдим итте.

Талантлы кеше һәрьяклы талантлы, диләр. Бу Настяга да кагыла: ул скрипкада уйный, "Хыялланучылар" ансамблендә җырлый. Шуңа аның иҗат кичәсендә дә музыка күп булды. Вокал буенча укытучысы Анесса Галимуллина Настяның "Безгә гашыйк булганнар өчен без җаваплы" дигән шигыренә көй язган. Настя аны да тамашачыларга бүләк итте.

Яшь шагыйрәнең иҗатын Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да күзәтеп бара. Ул аны, беренче китабы дөнья күргәч, әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, җыентык белән танышырга теләге булуын белдерде. "Мин үзем дә мәктәп елларында шигырьләр иҗат итә идем. Бәлки Настяга да минем киңәшләрем файдалы булыр", - дип язды ул.

Настя иҗат эшчәнлеген дәвам итә. Аның таланты чарлана бара. Кызның язу стиле сокландыра. Һәрбер кеше аның шигырьләрендә кайчандыр үзе кичергәннәрне табар. Чөнки Настя, нәрсә күрә, шул турыда яза. Көндәлек тормышыбызны гади сүзләр белән бәян итә, шул ук вакытта зур бер вакыйганы тасвирлый. Бер яктан караганда, балаларча беркатлылык белән, икенче яктан, кешенең рухын бөтен нечкәлеге белән тоемлап, яшь шагыйрә безгә үзе бер тарих турында сөйли. Бу вакыйгалар кайчагында дүртьюллыкка сыеп бетә, әмма аның тәэсире озакка дәвам итә, диелгән район хәбәрендә.

Фото: kukmor-rt.ru

http://kukmor-rt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев