Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул сугышының рус стиле авторы Алексей Кадочников вафат булды

Совет чорында ул СССР Оборона министрлыгы системасында тикшеренүләр белән шөгыльләнә.

Хәрби өлкәдә фәнни тикшеренүләр алып барган һәм кул сугышы стилен төзегән Алексей Кадочников Краснодарда озак авырудан соң 84нче яшендә үлә. Бу хакта ТАССка якшәмбе көнне Алексейның хезмәттәше Олег Занозин хәбәр итте.

"Ул вафат булды. Аның авыр чире озак - ике ел ярымга якын барды. Ул Краснодарда яшәде", - дип сөйләде Занозин. Ул искәрткәнчә, Кадочников үз стилен "бөртекләп" җыйган, аның фәнни нигезләмәсен формалаштырган, кул сугышы һәм исән калу буенча китаплар һәм методик кулланмалар бастырган.

Кадочников Краснодарның мактаулы гражданины булды. 1962 елдан ул илнең көч структураларының махсус бүлекчәләре һәм Краснодар гарнизонының хәрби училищеларында һәм хәрби частьләрендә офицер кадрларын әзерләү белән шөгыльләнә.

Кадочников 1935 елда Одесса шәһәрендә хәрби очучы гаиләсендә туа. Совет чорында СССР Оборона министрлыгы системасында тикшеренүләр белән шөгыльләнә, хәрби училищеда укыта, хәрби сәнгатьнең үз мәктәбен - Рус хәрби сәнгате стилен эшли.
 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев