Кулларыңны сабынлап юсаң, чир тимәс
Елның теләсә кайсы фасылында да йогышлы эчәк авырулары килеп чыгуы ихтимал. Авыру азып киткәндә ул хәлне бетерә, организмны көчсезләндерә, чирнең башкаларга йогуы да бик мөмкин.
Бер караганда, өстәл тирәсенә килгәндә, ризык әзерләргә җыенганда кулларны сабынлап юарга кирәклеген искәртеп торасы да юк – ул һәркем үтәргә тиешле гомумгигиена кагыйдәсе. Һәм чиста куллар күп төрле йогышлы авыруларны булдырмый калдырырга ярдәм итә. Алар: эчәк инфекциясе, А вируслы гепатиты, башка төрле йогышлы вируслар.
Соңгы елларда ротавируслар, норовируслар, астровируслар кебек төрле йогышлы вируслар китереп чыгара торган эчәк авырулары азынды. Аның белән төрле яшьтәге кешеләр чирләргә мөмкин, әмма 1дән 3 яшькәчә балалар ешрак авырый, ә авыруның чыганагы – чирле яки вирус йөртүче кеше. Ул вируслар ашамлык, су һәм көнкүреш әйберләре аша йога. Әйтик, ишек тоткасы, телефон көпшәсе, ванна бүлмәсендәге, авыл өендәге юыну урынындагы кран тоткалары һ.б.
Ротавирус, норовирус тудырган йогышлы авыру еш кына сиздермичә дә башланырга, кыска вакыт эчендә узып та китәргә мөмкин. Әмма шуны истә тотарга кирәк, авыру терелгәннән соң вирус ике атна буе тизәк белән тышка чыга һәм тирә-якка тарала. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, аның йогышлы авыру чыганагына әверелүе мөмкин.
Йогышлы эчәк авырулары килеп чыкмасын һәм таралмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска һәм үтәргә кирәк:
– шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, ризык әзерләргә керешкәнче, җәмәгать урыннарыннан кайткач, җәмәгать транспортында йөргәннән соң, шулай ук туалеттан чыккач, кулларны сабын белән яхшылап юарга;
– ротавирус һәм норовирусның нәни балаларга тизрәк йогуын искә алып, бит-кулларны, күкрәк сөте имезүче аналарга күкрәкне, бала ризыклана торган савыт-сабаларны, уенчыкларны, гомумән, бала даирәсендәге һәр нәрсәне чиста тотарга;
– савытларны, җиләк-җимешне бары тик кайнаган су белән генә юарга;
– тиз бозыла торган ризыкларны +2, +6 температуралы суыткычта тотарга, тиешле куллану вакытын сакларга;
– пешерелмәгән ашамлыкны әзерләреннән аерым куярга, чи һәм әзер продуктларны турау өчен аерым такталар булдырырга;
– элекке көндә әзерләгән ашамлыкларны куллану алдыннан кайнатып алырга яки кыздырырга;
– авыру чыганагы ачыкланган очракта, авыруның фатирында зарарсызландыру чараларын үткәрергә.
Иң мөһиме – авыру билгеләре сизелүгә, үзлегеңнән дәваларга керешмәскә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев