Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулына граната тотып яткан Чаллы кешесе халыкның котын алган

Кулына граната тотып, подъезд төбендә яткан исерек ир-атны күреп, Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр тәмам куркуга калган. Баштарак ул теләсә нинди сүзләр кычкырып йөргән, аннары кулына граната алып, йорт янында сузылып яткан. Гадәттән тыш хәл туган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре исерек ир-атны тотып, кул богавы белән коймага...

Кулына граната тотып, подъезд төбендә яткан исерек ир-атны күреп, Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр тәмам куркуга калган.

Баштарак ул теләсә нинди сүзләр кычкырып йөргән, аннары кулына граната алып, йорт янында сузылып яткан.

Гадәттән тыш хәл туган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре исерек ир-атны тотып, кул богавы белән коймага эләктереп куюны кирәк тапкан. Тикшерү барышында гранатаның өйрәнү гранатасы булуы ачыклана. Тикшерү эше дәвам итә.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев