Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кунак киткәч, нишләрбез?

Бүген Татарстан башкаласы чираттагы футбол матчын кабул итә. “Казан-Арена” кырына Германия һәм Көньяк Корея командалары чыга. Шушы ике ил­дә яшәүчеләрнең күзе Казанда булачак, дигән сүз бу. Дөнья чемпионаты без­­гә нәрсә бирә? “ВТ” хә­бәр­че­ләре әнә шул сорауга җавап табарга тырышты.

Депутатта өмет бар

 
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррәхов фике­ренчә, спорт күрсәткечләре, оештыру, кунакчыллык ягыннан карап бәя бирсәң дә, быелгы чемпионат – иң яхшысы! “Казанда узган матчлар да шактый кызыклы булды. Россия кешеләре әдәпле, ачык булуларын күрсәтә. Килгән кунаклар Россияне әнә шундый итеп истә калдырачак“, – ди Айрат Фәррәхов. Депутат бу вакыйганың икътисади нәтиҗәсе булыр дип өмет­ләнә. “Башкарылган эшләр безнең тормышны яхшы якка үзгәртүгә юнәлдерелгән. Стадионнарны гына карагыз: алар киләчәккә мирас булып калачак. Ә бу исә – спорт үсешен кайгырту, – ди Дәүләт Думасы депутаты. – Чемпионат күпме проектлар өчен этәргеч бирә, чит ил бизнесменнары белән килешүләр төзелә, очрашулар алып барыла. Мондый кызыксыну­ның тагын бер сәбәбе – рес­публи­кабызның толерантлык һәм бер-береңә карата игъ­тибар­лылык­ның асыл үрнәге булып торуына да бәйле”.


Журналистлар бездәге инфраструктура кайчан да булса зур халыкара чараларга таянмыйча гына үсә алыр­мы-юкмы, дип кызыксынды. Айрат Фәррәхов исә чемпионат кебек зур проектлар булмаса, тагын да начаррак булыр иде, дигән фикерен җит­керде. “Сезнең сүзләр белән килешәм. Әмма без бер чарадан икенчесенә кадәр яшибез икән, дигән тойгы булырга тиеш түгел. Без бит чемпионат үткәрүне дә катлаулы көрәш­тә яулап алдык. Президентыбыз юкка гына инфраструктураны үстерү максатын куймады бит. Бу исә ниндидер зур вакыйгага бәйле түгел”, – дип белдерде депутат.


Айрат Фәррәхов футбол матчын тамашачы буларак карарга өлгергән инде. Россия командасы Мисыр җыел­масына каршы уйнаган матч­ны махсус Санкт-Петер­бургка ба­рып карадым, диде депутат. Россия футболчылары соң­гы матчта җиңелүгә карамастан, Фәррәхов безне­ке­ләр­гә зур өметләр баглавын белдерде.


Яшь әниләргә бер киңәш


Футбол буенча дөнья чем­пионатының Казандагы матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуына килгәч, Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева спорт бәйрәменә мөнәсәбәтен белдерде. “Колумбия командасы җиңү яулаган көнне, җанатар­ларның бәйрәм итүеннән кү­бебез төнлә тынычлап йок­лый да алмады. Әмма алар­ның көйләре ошады”, – ди ул. Вице-премьер әйтүенчә, дөнья чемпионаты безне бик күп нәрсәгә өйрәтә. “Бу – яңа аралашу, җан ату культурасы. Һәр ил җанатарлары үз җыел­ма командасының уңышлары өчен үзенчә итеп шатлана, җиңелүенә кәефен төшермәс­кә тырыша. Без боларның барысын да күзәтәбез. Таныш-белешләрем арасында урамда инглиз телендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булыша алуыннан канәгать­лек хисе алучылар да күп”, – ди Ләйлә Фазлыева.


Ә башкала кунакларына бездә ошавын аңлау өчен, социаль челтәрләргә күз салу да җитә. Вице-премьер Җана­тар­лар фести­валенең эшен дә югары бәя­ләде. “Кызыксыну көннән-көн арта. Моны читтән күзәтүче генә түгел, биредә эшләүче кеше буларак та әйтәм. Аның эшен милли үзенчәлекләрне исәпкә алып төзедек. Без Татарстан турында мөмкин кадәр күб­рәк сөйләргә телибез”, – ди Ләйлә Фазлыева. Аның әй­түен­чә, куркынычсызлыкны тәэмин итү ягыннан, Казандагы Җа­натарлар мәйда­нына бернинди дәгъва да юк. Россия белән Мисыр командалары уйнаган көнне, халык артык күп булу сәбәпле, мәйдан ишекләрен ябып торуга кил­гәндә, бу җанатар­ларның имин­леген тәэмин итү өчен эшләнде, дип аң­латты вице-премьер. “Финал уены көнне дә теләгән һәркем фестиваль­гә эләгә алмаячак. Бу хакта алдан ук кисәтергә телим. Казанда халык күпләп ял итә торган урыннар, кафе-ресто­раннар шулай ук зур экраннар белән җиһазланды­рыл­ган”, – ди ул.


Эссе һава торышы да Җанатарлар мәйданы эшенә үзгәрешләр кертмәгәе. Итәк­ле түрә булудан бигрәк, ха­тын-кыз буларак Ләйлә Фазлыева сабый балалар белән бирегә килергә теләү­челәргә җиде кат уйларга киңәш итте. Ул арада интернет сайтлары­ның берсендә туристлар арасында үткәрел­гән сораштыру барышында Казандагы Җа­натарлар фестивале ил күлә­мендәге ун мәйдан арасында сигезенче урынга лаек булган.


Тубы юк – футболы бар


Башкала тулы кунаклар. Илдә футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган чаралар ике атна дәвамында гөрләп бара. Урамнарда оч­раган чит ил кешеләре белән елмаеп кына исәнләшә­без. Кирәк икән, юлны аңлатырга тырышабыз. Җанатарлар фес­тивале уза торган мәйдан тирәсендә яшәүнең никадәр катлаулы да, җаваплы да икәнлеген тәмам аңларга өлгердек. Безнең урамда көн белән төн буталды.  Башта ираннар белән аралаштык, соңгы көннәрдә Колумбия җанатарлары белән “яшәдек”. Чит ил кешеләренә кушылып, без дә елмаерга өйрәнәбез.


Транспортта инглиз те­лен­дә аралашучылар артты. Лаек­лы ялдагы инглиз теле укытучысы Рәисә апа да югалып калмаган. Җанатарларга кайсы тукталышта төшәргә кирәкле­ген аңлата. “Тыңлап барам, мәктәп укучылары да, яшьләр дә чит телне яхшы белә. Кайчак укучыларга булышып та куям. Ярдәмем кирәк булмасмы дип, бер-ике көн транспортта махсус йөр­дем”, – ди ул.


Азык-төлек кибетләрендә исә телне белүчеләр сирәк. Сатучыларга  шактый авырга туры килә. Аның каравы, чит ил җанатарлары еш кына “сдача” алып тормый икән. Сатучылар моңа тиз ияләш­кән, ахрысы. Түләгән акчам­ның 160 сумын кире кайтармагач, сорап та алырга туры килде.


Казансу буендагы Җана­тарлар фестивале футбол ярат­каннарны да, бу спорт төрен әллә ни якын күрмәгән­нәр өчен дә уртак мәйданга әверелде. Биредә меңләгән халык ял итә, шул ук вакытта беркем беркемгә комачауламый. Монда матчларны карау белән беррәттән халыкка тамаша да оештырыла. Җиргә  вакланган йомычка җәелгән. Шуңа күрә зур экраннар аша күрсәтелгән футболны рәхәт­лә­неп утырып карарга була. Ятып караучылар да бар.


Районнардан килүчеләр дә күп биредә. Гаиләгез белән килеп, дөнья вакыйгасының үзәгендә кайный аласыз. Футбол сезне дә үзгәртәчәк. Каршымнан гына ике апа сөй­ләшеп үтеп китте: “Җитме­шенче еллардан бирле бер чемпионатны калдырмыйча караган кешенең сөйләп торганын ишеттем. Шаккаткыч бит, алар шуның белән яши. Ә без Казансу буена барырга да вакыт тапмыйбыз”, – ди ул.


“Уен карарга вакыт юк”


Чемпионат вакыты Татарстан экологлары өчен дә урак өстенә тиң булды. Тирә-якны чистарту эшенә алар ел башыннан тотынды дисәк тә, арттыру булмас. Казанның матурлыгына, чисталыгына сокланмый мөмкин түгел. Кайчак, үзебезне дә турист кебек хис итәбез хәтта. “Тәүлек буе көчәйтелгән режимда эшлибез, – ди Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков. – Росприроднадзор бе­лән берлектә, Куйбышев су­сак­лагычы яр буйларын тикше­рәбез. Казансу да гел конт­роль­дә. Казанда 5 күчмә лаборатория эшли. Алар районнардагы санитар хәлне дә  күзәтә. Чистарту икеайлыгында чемпионат объектлары тикшерелде. Бу эш әле дә дәвам итә. Казанга килгән туристлар үзләренең күңелендә матурлыкка да урын табар дип уйлыйм мин”.


Министр әйтүенчә, кунак каршы алырга әзерләнгәндә, республика халкы җыешты­рырга да, чүпне аерып җыяр­га да өйрәнгән. Министр волонтерларга да рәхмәтләрен җиткерде. Ә менә тынычлап футбол карарга Александр Шадриковның вакыты юк икән. “Казанда шундый күп турист булганда, экологларга тик утырырга ярамый. Алар күңелендә Казан иң матур, чис­та, кунакчыл шәһәр булып калырга тиеш”, – ди министр.

Чулпан Гарифуллина,

Эльвира Вәлиева,
Рәсимә Галиева,
Гөлгенә Шиһапова

Фото: tatar-inform
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев