Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркырга вакытлары булмаган

Быел районда янгыннар ешаеп китте. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов шушы уңайдан әлеге мәсьәлә буенча хуҗалык, җирле үзидарәләр җитәкчеләре белән киңәшмә дә үткәрде, ут афәтен булдырмау буенча бурычлар куелды. Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин әйтүенчә, былтыр бу чорга ике генә янгын...

Быел районда янгыннар ешаеп китте. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов шушы уңайдан әлеге мәсьәлә буенча хуҗалык, җирле үзидарәләр җитәкчеләре белән киңәшмә дә үткәрде, ут афәтен булдырмау буенча бурычлар куелды.

Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин әйтүенчә, былтыр бу чорга ике генә янгын теркәлгән булса, быел инде 8гә җиткән. Ут-күз күпчелек очракта шәхси хуҗалыкларга зыян сала. Тагын да яманрагы, пешүең дә, гарип калуың да ерак йөрми. Чәбия-Чүрчи авылында 28 февраль кичендә килеп чыккан янгын әнә шундый аяныч нәтиҗәгә китерде. Бары тик әле йокларга өлгермәгән кешеләрнең уяулыгы аркасында гына зур фаҗига - үлем-җитем булмый кала. Бу куркусыз ир-егетләрнең исемнәрен хәзер инде күрше-тирә авыллар да беләләр. Шуларның берсе - 1967 елгы Рәдиф Мөхлисов (рәсемдә) белән Олы Нырты авыл җирлеге Советында очраштык. Ә яшь егет Мәхмүт Дәүләтшин Казанда эшли булып чыкты. Вакыйганың ничек булуы турында безгә Рәдиф Мөхлисов сөй­ләде. "Кичке сә­гать уннар тирәсендә капка төбенә чыктым. Күрәм, бездән биш буш йорт урыны аша ераклыкта урнашкан Илдар абый Заһидуллин өеннән төтен күтәрелә. Илдар абый инвалид кеше, үзе генә яши, аякларын авырдан йөртә ул. Тизрәк шунда йөгердем. Кич чыккан егетләр дә килеп җиткән. Өйнең ишеге эчтән бикле, тәрәзәне ватканнар иде. Без Мәхмүт белән тәрәзә аша йортның олы ягына үттек. Караңгыда, төтен баскан бүлмәдә берни күренми. Ыңгырашкан тавыш ишеттек. Мәхмүт, монда ул, Рәдиф абый дигәч, Илдарны караваттан бер метр чамасы ераклыкта идәннән табып алып, тизрәк тәрәзәдән бирү ягын карадык. Без генә түгел, бергәләп коткардык аны. Ул арада ялкын өйнең түбәсеннән күтәрелә башлады. Шул инде, тагын нәрсә әйтә алам, -диде ул.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев