Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Курсабаш" җәмгыятендә кышка бер баш шартлы терлеккә 35 центнер азык әзерләнгән

GISmeteo агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда һава торышы киләсе атна башыннан, ягъни 17 ноябрьдән соң гына салкынайтырга исәп тота. Җәй яумый зарыктырган яңгырларның да планы тулды булса кирәк, һаман да аяк асты пычрак. Әмма кыш барыбер килер инде ул. Халык та акрынлап көннәр салкынайтуга әзерләнә. Район хуҗалыклары да кышлату чорына керде....

GISmeteo агентлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда һава торышы киләсе атна башыннан, ягъни 17 ноябрьдән соң гына салкынайтырга исәп тота. Җәй яумый зарыктырган яңгырларның да планы тулды булса кирәк, һаман да аяк асты пычрак. Әмма кыш барыбер килер инде ул. Халык та акрынлап көннәр салкынайтуга әзерләнә. Район хуҗалыклары да кышлату чорына керде.

Республика күләмендә җәйге чорда алынган продукциягә караганда бер сыерга савып алынган сөтнең күләме шактый кимегән. Бу аңлашыла да кебек, җәй белән көзге һава торышында, азык сыйфатында да аерма сизелә. Әмма, сөт кимүгә сәбәп юк, ди белгечләр. Өстәвенә көннәрнең җылы торуы терлек азыгын экономияләргә мөмкинлек тә бирә икән. Салкын һава булганда, азыкның бер өлеше терлекләрнең гәүдә температурасын тиешле дәрәҗәдә сакларга китә ди. Ә урамда җылы һава торышы булганда, силос һәм печән сөт производствосына һәм гәүдә массасын арттыруга тотыла.

Узган атнада "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" филиалы базасында узган семинар-киңәшмәдә дә зооветеринария белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин сөтне киметмәү бурычын куйды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илсур Латыйпов терлекчелектә ун айлык эш нәтиҗәләрен анализлады. Бозау алу, баш санын киметмәү, әзерләнгән азыкларны тиешенчә барлап, аларны икенче уңышка кадәр җиткерү турында сөйләшенде. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакиров эшне дөрес юнәлештә оештыру буенча үзенең киңәшләрен җиткерде.

Терлекчеләр кышка аяк атларга әзерләнгән бер көндә без дә "Курсабаш" җәмгыятендә булып кайттык. Иң мөһиме - терлек азыгын мулдан әзерләгәннәр биредә. 54 мең центнер силос, 23 мең центнер сенажлары гына бар. Салам-печән дә комплекс янәшәсенә генә урнаштырылган. Кышка бер баш шартлы терлеккә 35 центнер азык әзерләнгән. Үткән елда әлеге сан 31 центнер булган.

- Терлекләргә азык кышлату чорына төрлесеннән җитәрлек итеп әзерләнде. Фураж дүрт төркемдәге сыерларга төрле күләмдә бирелә. Бозаулаганнан соң 60 көнгә кадәрге сыерларга - 6 килограмм, 120 көнгә кадәргеләргә - 4,5 килограмм исәбеннән фураж азыкка кушылып бирелә. Савым вакытында кабат 1,5-2 килограмм рационга өстәмә кертелә, - ди ферма мөдире Наилә Мөбарәкшина.

Бозаулар өр-яңа иркен, якты, уңайлы торакка урнаштырылган. Асларына ике көнгә бер коры салам түшәлә. Алар җылы да, иркен дә "өй"дә кыш чыгар өчен зур эшләр башкарылган "Курсабаш"та. Тәрбиянең нәтиҗәсе күренеп тора: бозаулар көр, чиста. Тәүлеклек үсешләре дә 800 граммнан артып китә икән. Бозауларга фураж ике килограмм исәбеннән бирелә.

Хуҗалыкта эш шартлары уңайлаш­тырылган. Һәр белгечнең үз алдына куйган максаты: югары сыйфатлы продукция җитештереп сату исәбенә өстәмә акча кертү булырга тиеш. Ел төгәлләнергә ай ярым вакыт калды. Шушы вакыт эчендә җиңнәрне ныг­рак сызганып эшләп, елны матур күрсәткечләр белән тәмамлыйк.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев