Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Квалификация күтәрү курсларына 1224 укытучы гариза биргән

Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза.

Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да. Барлыгы 1224 укытучы курсларга гариза биргән.

“Квалификация күтәрү курсларын барлык укытучылар да өч елга бер тапкыр уза, шул исәптән татар теле укытучылары да. Укытучыларның квалификацияләрен үзгәртү курсларына килгәндә, Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә татар теле укытучыларын башка белгечлек буенча бюджет кысаларында укыту юнәлешләре билгеләнде. Әлеге эш 2018 елда да дәвам итәчәк”, - диде ул.

  • Татарстан Мәгариф һәм фән министры хәбәр итүенчә, барлыгы 1224 укытучы курсларга гариза биргән. Шул исәптән: 393 – рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча; 327 – башлангыч сыйныф; 118 – мәктәпкәчә тәрбия; 78 – тарих һәм җәмгыять белеме; 43 – география; 36 – логопедия; 229 – башка юнәлешләр (технология, рәсем, ОБЖ һәм башкалар).

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев