Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кыңгырау”, “Шатлык”, “Әллүки” балалар бакчалары сәнгать мәктәбендә кунакта [+фото]

2015 нче елның 2 ноябрь көнендә "Кыңгырау", "Шатлык", "Әллүки" балалар бакчаларының әзерлек һәм зур төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр.

Җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды концерт кичәсе. Укучылар үзләренең җырга, моңга , иҗатка һәм музыка коралларына булган мәхәббәтләрен концерт номерларында чагылдырдылар.

Нәни кунакларыбыз концертны җылы кабул иттеләр.


Балалар бакчасы тәрбиячеләре Сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына мондый файдалы һәм кызыклы очрашулар өчен рәхмәт әйтеп, концерттан алган якты хисләр белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев