Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырлар яңгыр көтә

Иртәгә сабантуе. Миләтнең иң күркәм, бар халыкны бер мәйданга җыя торган бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - игенчеләр. Әби-бабайларның таякка эшләгән елларында да чорына карата игеннәр каерылып үскән. Арыш кырларында ат арбасы күмелә иде, дип сөйли өлкәннәр. Ә соңгы елларда табигать игенчене зур сынау алдына куя. Күпме генә яңа технологияләр кулланылса да,...

Иртәгә сабантуе. Миләтнең иң күркәм, бар халыкны бер мәйданга җыя торган бәйрәмнең төп сәбәпчеләре - игенчеләр. Әби-бабайларның таякка эшләгән елларында да чорына карата игеннәр каерылып үскән. Арыш кырларында ат арбасы күмелә иде, дип сөйли өлкәннәр. Ә соңгы елларда табигать игенчене зур сынау алдына куя. Күпме генә яңа технологияләр кулланылса да, корылык мул уңыш алырга мөмкинлек бирми.

Һәркем күккә карап яңгыр көтә. Синоптиклар ни фаразлый икән диеп без дә интернет челтәрендә казынып алабыз. Гидромед үзәк 9-10, 14, 19-24 июньгә кыска вакытлы булса да яңгырлар вәгъдә итә итүен. Хәере белән булсын, диеп көтеп карыйк. Ә игенче безгә караганда ныграк борчыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Кояш кызуында әлсерәп утыручы икмәк, ул аның бөртекләп чәчкән хезмәте. Һәр буразнасы таныш аңа. Бу көннәрдә район хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү үткәрелде. Сабан батырын нәкъ менә кыры күрсәтә дә инде.

3 июньдә "Гостехнадзор"ның район буенча бүлек башлыгы Рөстәм Харисов җитәкчелегендәге комиссия "Алтын Саба-М" җәмгыятендә булды. Автоубска төялгән игенче-механизаторлар иң беренче Алан-елга ягындагы 93 гектарлы борчак басуында тукталды. Кырга аяк баскач та, механизатор Ринат Хуҗәхмәтов тыйнак кына куанып куйды. Сөенмәслек тә түгел, ДТ-75е белән чәчкән орлыклары сынатмаган бит! Тишелеше дә яхшы, чүп үләне дә күренми. Ринат абый лаеклы ялда булса да басу-кырларны ташлап бетерми.

- Ике-өч көндә чәчеп чыгарга өлгердем борчакны. Бер булса да, яңгырга да эләгеп калды,- ди үзе.

Әлеге хуҗалыкта механизаторлар тәҗрибәле, өлкән яшьтәгеләре дә шактый. Шекше ягындагы кырда Тәлгать Хәбиров, Фиргать Ибраһимов чәчкән арпа-бодай басулары да өметле күренә. 117 гектарлы басуга люцерна катнаш арпа чәчеп киләсе ел өчен дә кайгыртучанлык күрсәткәннәр. Көзен арпа уңышын җыеп алгач, киләсе елга люцерна үләнен чәчеп торасы юк.

Борчак чәчкән өлкән һәм тәҗрибәле механизатор Ринат Хуҗәхмәтов.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев