Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыяр ашагыз – чирләмәссез

Кыяр судан гына тора, бернинди файдасы юк, дип әйтергә ярата кайберәүләр.

Бер яктан бу дөрес тә. Әлеге яшелчәдәге органик су - организм өчен кирәкле кыйммәтле минераль матдәләр чыганагы. Кыяр аппетитны, хәтерне яхшырта, йөрәк һәм бөер эшчәнлеген көйли, атеросклерозга каршы көрәшә, нерв системасын тынычландыра һәм яхшырта. Чи кыярны даими ашасаң, калкансыман биз белән авырып китү ихтималы кими. Шуның өстенә әле тагын кыяр хроник эч кату, шешенү (йөрәк эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә), үт куыгының эшчәнлеге начараю, бетми йөдәтүче ютәл һәм туберкулездан файдалы.

Кыяр ашауның үз кагыйдәләре бар. Беренчедән, аны тоз сипмичә ашарга кирәк. Икенчедән, кыяр белән помидорны бергә кушарга ярамый, чөнки алар бер-берсенең файдалы матдәләрен юк итә. Кыярны укроп, петрушка, табигый балсыз йогырт яки эремчек белән ашау нәтиҗәлерәк булыр. Кыздырылган ит янына куйсаң да зыян итмәс. Киресенчә, ит тизрәк һәм яхшырак эшкәртелер.

Бавыр чирләреннән өлгереп мәмрәгән (картайган) кыяр төнәтмәсе тәкъдим ителә. 100 грамм тураган кыярга 500 мл су кайнатып салып, өсте ябык савытта акрын ут өстендә 20 минут кайнатыгыз. 10 минут суынгач сөзегез. Ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр ярты стакан эчегез.

Яңа сыккан кыяр согын ашказаны-эчәк авыруларыннан, ә бал кушып, өске тын юллары чирләреннән, температура төшерү чарасы буларак һәм ютәлдән эчәләр (көнгә 2-3 мәртәбә 2-3әр аш кашыгы). Сок ясау өчен кыярны әрчеп, кыргычтан уалар һәм марля аша сыгалар.

Бу ысулларны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев