Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызлар гына түгел, егетләр дә бәхетсез була икән

Яшь кыз хурлыкка калдырды.

Кызлар гына бәхетсез булмый икән. Хатынарын кыерсытып, җәберсетеп яшәгән ир-атлар турында күп беләбез. Ир-егетләрне дә исереклектә, юньсезлектә гаеплибез күп очракта. Ирләр генә түгел, хатыннарның да юньсезләре бар икән. Усаллары гына түгел, юньсезләре. Усал кеше әле ул әйбәт кеше була. Туры сүзле, гадел кешене гадәттә усал, диләр. Ә безнең күршегә юньсез килен килде.

Күршеләребез бик әйбәт безнең. Гомер буе дус-тату яшәдек. Камыр ризыгы пешерәбезме, кәбестә тозлыйбызмы, бер-беребезне сыйлап яшәдек. Хәтмулла белән Сәүнәрия икесе дә фермада эшләде. Хәтмулла гына бик яшьли гүр иясе булды. Кырык өч яшендә урманда өстенә агач төшеп вафат булды. Сәүнәрия ике улы белән тол калды. Ялгыз хатынга кайда яшәсә кыенлыклар туып тора. Шәһәрдә яшиме, авылда көн итәме, ялгыз хатынга тулы гаиләгә караганда ике-өч тапкыр күбрәк тартасы тормыш йөген. Сәүнәрия дә төненә дүрт-биш сәгать йокы йоклый алды микән? Кыш көннәрендә төнге уникеләргә кадәр кече як бүлмәсендә уты сүнми иде. Шунда носки, шәл, бияләй бәйләде. Фермада хезмәт хакын йә икмәкләтә, йә печән-салам белән бирәләр. Ә балаларның өс-башын да карыйсы бар бит.

Бәйләү бәйләп саткан акчаларын малайларына кышкы куртка, ботинка, бүрек алырга алдан туплап куя торган иде. Элек бит малны да хәзерге кебек, елның теләсә кайсы вакытында суеп, сатып акча эшләү мөмкинлеге булмады. Елына бер олы мал суела иде кыш җиткәч. Хәзерге кебек көнаралаш пилмән ашап үсмәде безнең балалар. Көлгә салган бәрәңге, чикмәнле бәрәңге, бәрәңге дучмагы ашап үсте Сәүнәриянең уллары да. Әллә әтисезлек үзенекен итте. Олы улы Нәгыйм аракыны ярата төште. Шулай да нинди эшкә тотынса да эш рәтен белде. Үтүк ватылса да, сепарат аертмый башласа да аңа йөгереп кердем. Абзар-курага ут та сузды, балта эшен дә белде. Эш белән әвәрә килеп, үз алдына уйланып йөргәнгә микән, үз вакытында гаилә кора алмый калды Нәгыйм. Өйләнми калуына аракы да сәбәпче булгандыр инде. Утыз дүрт яшен тутыргач ике балалы хатынга йортка керде. Сәүнәриягә күпме киңәшәләр бирсәм дә, тыңларга теләмәде. Балалы хатын алуын хурлыкка санап, кайткан-киткәндә гел киленне кагып-сугып, төртмәле сүзләр белән үпкәләтте. Исерек улын ашатып-эчертеп яшәгәнгә рәхмәт кенә әйтеп яшисе югыйсә. Имеш аның улы гына эш белә, ике балалы хатынның эшен эшләп ятып әрәм була. Ник алайса шул яшенә җиткәнче үз яшьтәшенә өйләнмәгән?! Гомер иткән күрше бит, ни уйлаган, кайчан сулаганына кадәр белешеп яшибез. Ачуланып карадым, файдасыз булды. Ярар килен ияләнгән инде хәзер. Кайтып-киткән арада Сәүнәрия тынгысызлана башласа, сүзгә килмәс, ишетмәс өчен ишек алдына чыгып китә.

Улының балалы хатын белән гомер итүен яратмаган күршем, икенче улы Мөнирнең дә шундый язмышны кабатлавыннан куркып яшәде. Татар юрап китерә диләр бит. Бердәнбер көнне анысының да кияүдән аерылып кайткан, бер балалы күрше авылдан Алия белән очрашуларын сиздергәннәр. Мөнире абыйсына караганда да булдыклырак. Тырыш, үҗәт булды. Кечкенәдән булдырам дип үсте безнең күз алдында. Бер тамчы аракы капмады, тәмәке тартмады. "Болай да акча җиткереп булмый, ничек әрәм итәләр шул аракыга", - дип абыйсын ачуланып йөри бер керүемдә. Үзе өйалды баскычларын юа. Һәр галош, аяк киемен тәртипләп куеп бара. Әнисенең аягы сынган вакыт иде. Гомер гомергә ике сыер тоттылар. Йорт җанлы чиста-пөхтә кеше булса да, вак кеше түгел үзе.

"Өйләнгәч хатын белән чөкердәшеп бәбәйләр генә үстерәсе булсын Гөлсем апа", диеп, әтисеннән калган йортка яңадан төрттереп, бүрәнәдән бер дигән йорт эшләде. Җылы суы кергән-чыккан, мунчасы өр-яңа.

  • Гөлсем апа, син әнинең күптәнге ахирие инде. Тыңласа сине генә тыңлый. Ишеткәнсеңдер, мин күрше авыл Алия белән очрашам. Өч яшьлек кызы бар. Әни аның белән йөрүебезгә каршы, сөйләшеп карале. Кемнән уңасын белмибез бит Гөлсем апа. Өйләнерсең бер балалы хатынга, балда-майда йөзәрсең, алырсың бер яшь кыз, уңмассың. Әллә нишләп, бәхетем шул Алиядә кебек, димәсенме?!

Мәктәпткә кергәнче борын асты кипмәгән урам сазлыкларына "тачка" әйләндереп йөргән Мөнир димәссең дә моны? Мәктәптә укыганда чатнатып җавап бирә иде үзе. Башлангыч сыйныфта үзем укыттым мин аны, шуңа бала вакыты да бик таныш. Тормыш үзгәртә шул, адәм баласын. Күрше егетләренең берсеннән дә зарланырлыгым юк. Ахириемне дә аңлыйм. Ялгызы үстергәч, тагын да кадерлерәк алар аңа. Ул балаларының шатлыгын да, борчуын да бер үзе кабул иткән бит. Кайгысы килгәндә дә таянырга ир булмаган, шул балаларын кочаклап күңелен юаткан. Үткән юлларын бер җепкә салып күз алдына китердем дә, Мөнирнең гозерен үтәргә Сәүнәриягә киттем. Аның ярата торган "күгәрчен сөте" кәнфитен алдым. Ул да тәмле коймагын пешереп куйган.

  • Насыйп эшен белеп булмый күршекәем. Адәм баласы ялгышмый тормый. Аерылып кайткан хатыннарның барысы да юньсез юлда йөри дигән сүз түгел. Үзебезнең дә кыз балалар бар, киләчәкләрен белеп булмый. Каршы килмә Мөнирнең Алия белән аралашуларына. Әллә бәхете шуннандыр.

Сәүнәрия сүземне тыңлап бетерде дә, күзенең агы белән генә карап, ишеккә ымлады. Ничә ел бергә гомер итеп бу кадәр ачулы чагын күргәнем юк иде. Чыгып китми чара калмады. Мөнир дә әнисенә каршы килеп булмаслыгын аңлагандыр. Алия белән аралаша дигән сүзе башка ишетелмәде.

Көннәрдән беркөнне Мөнир кергән. Гел кереп, хәл-әхвәл белешеп йөри. Бу көнге керүе үзгә иде. Ниндидер сөенече барга да ошаган.

  • Өйләнәм, Гөлсем апа, - ди. Таптым кебек насыйбымны. Тик күңелдә шик бар барын. Күрше районнан бер кыз белән таныштым. Дөресрәге таныштырдылар. Әнинең Казандагы сеңлесе Мәйсәрә апаның гаилә дусларының кызы. Үземнән өч яшькә кечерәк. Яшебез әйбәт кенә.Акыллы, сабыр кызга да ошаган. Ике айлап очрашып йөрдек. Никах көнен билгеләдек, - диде шатланып.

Мин дә бик сөендем. Акыллы, эшчән күрешмнең гаиләле булуын бик тели идем. Килен буласы кызын да кайткалап йөри башлады. Бик чибәр, тыныч кына сөйләшә. Гади генә авыл кызы. Никах та укытып куйдылар. Ике атнадан гөрләтеп туй да ясадылар. Туйдан соң ике ай яшәгәч, барыбызны да шаккаттырып киленебез китеп бармасынмы?! Сәбәбен дә аңламый калдык. Мөнир бик авыр кичерде, билгеле. Ул мине, мин аны ярата алмадык Гөлсем апа, диде. Ник алайса зур чыгымнар тотып никах, туй ясап торуының нигә кирәге бар иде инде, дидем аптырагач. Бергә яши башлагач, җаваплылык тоеп бер-беребезгә ияләнә алмабызмы, дип уйлаган идем. Барып чыкмады. Күңелем сизгән иде. Аның да йөргән егете калган. Әти-әнисе ул егетне яратмыйча, минем белән танышырга, өйләнешергә ризалык биргән булганнар.

Егетнең дә бар җире җитеш. Йорт, абзар-кура, мал-туар дисеңме. Кызның да килмәгән җире юк. Менә сиңа, мә. Мәхәббәт булмаса гаилә корып булмаслыгын үз мисалларында исбатлады бу парлар. Ә ул кемгә кирәк иде?!

Кайчагында әнисен дә гаеплим. Ирдән аерылган хатын дип Алия белән сөйләшүгә каршы төште. Ә яшь кыз менә ничек хурлыкка калдырып китте.

Мәймүнә Сәхәпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев