Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл Мишә авылы балалары заман таләпләренә җавап бирерлек уңай шартлар булдырылган бакча белән бүләкләнделәр [+фото]

Данис, Әлфис, Данияр һәм Нияз Кызыл Мишә авылындагы балалар бакчасына йөрүче малайлар. Алар дус кызлары белән бергәләп уен бүлмәсендәге шакмаклардан йортлар, гаражлар төзеп уйнарга яраталар. Бәлки алар да зур үскәч төзүче булырлар әле. Ә бүгенгә балалар өчен кайгыртып йөртүче абый-апалары төзегән бакчада шөгыльләнәләр. Янәшәләрендә әти-әниләре, дуслары, әби-бабайлары да бар. Инде...

Данис, Әлфис, Данияр һәм Нияз Кызыл Мишә авылындагы балалар бакчасына йөрүче малайлар. Алар дус кызлары белән бергәләп уен бүлмәсендәге шакмаклардан йортлар, гаражлар төзеп уйнарга яраталар. Бәлки алар да зур үскәч төзүче булырлар әле. Ә бүгенгә балалар өчен кайгыртып йөртүче абый-апалары төзегән бакчада шөгыльләнәләр. Янәшәләрендә әти-әниләре, дуслары, әби-бабайлары да бар. Инде менә өр-яңа, заман таләпләренә җавап бирерлек уңай шартлар булдырылган бакча белән дә бүләкләнделәр. Нинди бәхетле балачак насыйп булган үзләренә!

Әлбәттә, бу - күктән төшкән могҗиза түгел, ә күпләрнең уртак хезмәт җимеше. Аерым алганда, балалар бакчасын сафка кертүгә җирле бюджетыннан 7 миллион 300 мең сум акча бүленгән. Һәм моңа чаклы буш торган урында май башында "Таипов А.И." шәхси төзелеш фирмасы төзелеш эшләре башланган. Дүрт ай дигәндә фельдшер-акушерлык пунктын да үз эченә алган бина сафка баскан. Балалар бакчасы моңа кадәр мәктәп бинасында иде. Белем йортын коррекцион юнәлештә укыту буенча үзгәрешләр кертелгәннән соң, бакчаның яңасын төзү ихтыяҗы килеп туа. Һәм менә ул инде әзер дә, куанычын гына күрергә язсын. Бүген биредә - заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче балалар бакчасы. Зал, йокы, уен, аш-су, киенү-чишенү бүлмәләре бар. Бакчага юынтык суларны чистарту корылмасы урнаштырылган. Җылыту системасы да экологик яктан чиста - пеллет ягуга көйләнгән.

Нәниләрне "өй туйлары" - яңа бакчалы булулары белән котларга район башлыгы Рәис Миңнеханов, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов килгән иде.

- Барлык планнарны да тормышка ашыра алу - бик куанычлы хәл. Балалар бакчалары төзелүгә районда күп хезмәтләр куела, әмма алар акланачак, дип уйлыйм, чөнки балалар - илебез киләчәге, - диде район башлыгы. Нәниләрнең лаеклы кешеләр булып үсеп, аларның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын, дигән теләген җиткерде.

- Улымны да шушы нигездәге бакчага алып килгән идем, инде менә оныгымны да яңа бакчага китерергә насыйп булды, - дип куанычын уртаклаша өлкән яшьтәге Наҗия Гыйниятуллина балалар бакчасын ачарга килүчеләр белән.

Бу урында 35 ел элек тә балалар бакчасы булган.

- Заман үзгәреп тора, әмма бакчаның бу урыны сакланып калынды. Мин моны Рәис Нургалиевичның зирәк акылы, алдан күреп эш итә белүеннән, дип уйлыйм. Авыл уртасында балалар бакчасы, мәктәп, клуб янәшә булып, бер-берсен тулыландырып торалар, - ди гомере буе балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Гөлҗәүһәр Нәгыймова. Балалар да җавапсыз калмады: матур, иркен залда шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

22 балага исәпләнгән "Акчәчәк"кә унтугыз бала йөри. Авыл фельдшеры Нина Мөбарәкҗәнова әйтүенчә, бәби көтүче яшь гаиләләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев