Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл Мишә төп мәктәбендә шахмат ярышлары үткәрелде

Кызыл Мишә төп мәктәбендә өч ел рәттән шахмат түгәрәге эшләп килә. Әлеге уен балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә...

Кызыл Мишә төп мәктәбендә өч ел рәттән шахмат түгәрәге эшләп килә. Әлеге уен балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур. Безнең мәктәп укучылары да шахмат түгәрәгенә бик теләп йөриләр, яратып шөгыльләнәләр. Шушы көннәрдә мәктәптә укучылар һәм шахмат ярышлары да үткәрелде. Укытучылар арасында 1нче урынны Наилә Нигъмәтҗанова яулады. Бу юлларның авторы -2нче, Наилә Әхмәтвәлиева 3нче булды. Укучылар арасында иң яхшы уйнаучылар булып Илзия Нуриева, Илназ Гыйниятуллин һәм Рәзинә Нигъмәтҗанова танылды. Киләчәктә яшь шахматчылар үзләренең көчен зур күләмле ярышларда да сынарлар дип ышанам.

Лилия Якупова,

түгәрәк җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X