Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кырлай» аттракционнар паркы «Балалар парады» фестиваленә чакыра

18-нче августта «Кырлай» аттракционнар паркында ел саен үткәрелә торган «Балалар парады» сигезенче шәһәр гаилә фестивале узачак. Бәйрәм кунакларын мавыктыргыч программа көтә.

Кунаклар өчен концерт, матур фотозоналар һәм күптөрле сюрпризлар әзерләнгән. Узган ел 20 меңнән артык кеше бәйрәм кунаклары булган. Бу елда оештыручылар 25 меңнән дә аз булмаган әниләр, әтиләр һәм балалар килер дип көтә.

Фестиваль ел саен үзенең гадәти булмаган программасы белән шаккаттыра. Әйтик, 2012 елда һавага йөзләгән шар һәм күгәрченнәр очырылган, 2016 елда кунакларның күз алдында зур ромашка чәчәк аткан, 2017 елда күккә болыт өстендә зур кояш «очкан».

Бәйрәм 10.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә «Кырлай» аттракционнар паркы матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев