Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кырлай» паркы урынындагы мәчет дәүләт исәбенә төзелмиячәк

Казнда тагын бер зур Җәмигъ мәчете төзү турында сүз инде күптән бара.

Мәчет өчен Казанның берничә танылган урыны тәкъдим ителде. Шундый урыннарның берсе Казандагы бердәнбер,  күңел ачу паркы — «Кырлай». Планар буенча яңа зур мәчет 10 мең кешене сыйдырырлык булачак.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәчет төзү идеясын хуплады, ләкин бу эш дәүләт исәбенә булмаячагын әйтте.

«Бу корылма бөтен кеше килеп йөри алырлык урында урнашкан һәм архитектурасы сыйфатлы булырга тиеш. Башта финанслау чарасын ачыкларга кирәк. Бюджет исәбенә җәмигъ мәчете төзелмәячәк» — дигән Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәскәү вәкиллегендәге медиаклуб очрашуында. Бу хакта Татарстан президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

Фото: http://president.tatar.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев