Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырым мөфтияте мәдрәсәдә уздырылырга тиешле концертны тыюга ирешкән

Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы структурасындагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә Камера оркестры концерты узарга тиеш булган.

19 майга каршы төндә Кырымдагы Бакчасарай шәһәренең Зынҗырлы мәдрәсәсендә Кырым дәүләт филармониясе камера оркестры концерты планлаштырылган булган. Кырым мөселманнары Диния нәзарәте үтенече буенча, мәдрәсәдә бу концерт уздырылмаячак. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Зынҗырлы мәдрәсәсе Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы структурасына керә. Мәдрәсәдәге тамаша "Музейлар төне" акциясе кысаларында планлаштырылган булган. Кырым Диния нәзарәте Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

"Дини кануннар буенча, тарихи шәхесләр җирләнгән каберлекләр янындагы биналарда концерт үткәрү рөхсәт ителми, дип аңлаттык. Өстәвенә, концерт кырым татар халкының депортация корбаннары өчен кайгы һәм матәм көнендә билгеләнгән. Профильле структуралар белән аңлаштык. Бу мәсьәлә хәл ителде", - дигән Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов.

Шулай итеп, Мөфтият мөрәҗәгатеннән соң, Мәдәният министрлыгы мәдрәсәдә концерт уздырмаска дигән карар кабул иткән.

  • Зынҗырлы мәдрәсәсенә 1500 елда нигез салынган. Исеме ишек өстендә эленеп торган чылбыр аркасында килеп чыга. Чылбыр эленеп торганга, мәдрәсәгә кергән бер кеше башын иеп узарга мәҗбүр. Мәдрәсә янәшәсендә кырым татарларының танылган эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринский җирләнгән.

 

Фото: https://pixabay.com | Donations_are_appreciated

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев