Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырым татарлары милли байраклары көненә Кырым күперендә автойөреш оештыра

26 июньдә Кырым татарлары флагы көне билгеләп үтелә.

26 июнь көнне кырым татарлары, үзләренең байраклары көне уңаеннан, яңа ачылган күпердән машиналарда узачак. 
 
Бу көнне капма-каршы юнәлештә машиналар колоннасы, бер-берсенә каршы килеп, сәлам бирәчәк. 
 
"Керчен бугазының нәкъ уртасында урнашкан Кырым күперендә акциядә катнашучылар, Кубань һәм Кырым ягыннан килеп, бер-берсен "әссәләмәгаләйкүм, якташлар" дип сәламләячәк", - дип сөйләгән чара хакында Кырым Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек "РИА Новости"га.
Аның сүзләренчә, автомобильләр милли һәм дәүләт флаглары белән бизәләчәк. 
 
"Бу күпер кырым татарларын ярымутрау һәм материк белән бәйләде. Безнең күпер, һичшиксез, Россия Империясе заманынннан ук булган хыял. Аның чынга ашуы кырым татарларына яңа этәргеч бирде. Хәзер алар үзләрен географик яктан материк белән аерылган дип санамый", - дигән депутат. 

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев