Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш бабайга зуррак капчык кирәк

Фатир, гаджет, спорт кирәк-яраклары һәм хезмәт хакын арттыру. Илдә яшәүчеләр Кыш бабайдан күбрәк әнә шул хакта сорый. Бабакайга иң күп хат юллаучы төбәкләр арасында Татарстан да бар.

Кыш бабай “кәнсәләр”­ен­дә Яңа ел бүләкләре рейтингын төзегәннәр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел Бабакайга килеп иреш­кән хатларның өчтән берен өлкәннәр юллаган. Шуңа күрә теләкләр дә аерыла. Мәсәлән, ир-атлар Кыш бабайдан күбрәк хез­мәт хакын арттыруын сорап язган. Яңа ел төнендә чыршы төбендә яңа машина ачкычы табарга теләүчеләр дә шактый. Гүзәл затлар исә киләсе елда торак шартларын яхшырту турында хыяллана. Шуңа күрә фатир сорап хат язганнар. Моннан тыш, ха­тын-кызларга диңгезгә юллама да бик кирәк. Кыш бабайга бөтен дөньяда тынычлык урнашуын теләп хат язучылар да бар, дигәннәр “кән­сәләр”дә.


Балаларның исә – үз те­ләкләре. Аларга күбрәк спорт кирәк-яраклары, заманча гаджет, курчак, яңа күлмәк һәм машинага әй­ләнүче робот кирәк. Кыш бабайга хатлар Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан күбрәк килә икән. Төбәкләр арасында беренче өчлеккә Татарстан, Свердловск өлкәсе һәм Краснодар крае эләк­кән. Сүз уңаеннан, узган ялларда Казанда Кыш бабай почтасы эшли башлады. Махсус тартманы Россия почтасының Кремль урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан бүлекчәсендә урнаштырганнар. Хатларны 29 декабрьгә кадәр юлларга мөмкин. Әлеге мөм­кин­лек­тән шәһәр халкы да, башкала кунаклары да файдалана ала. Кыш бабайга хат юллаганда, берүк хискә артык бирелеп, адресны дө­рес язарга онытмагыз. “Татарстан почтасы” хез­мәт­кәр­ләре шул хакта ки­сәткән. Хатны Кыш бабай­ның рәсми адресына (162340, Россия, Волгоград өлкәсе, Великий Устюг шә­һәре, Кыш бабай почтасы) җибәрергә кирәк. Үз адресыгызны күрсәткән вакытта индексны язу мәҗ­бүри. Марка ябыштырылмаган хат та Бабакайга барып җит­мәячәк.

Фото: kzn.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев