Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш буена Казанда беркем дә, түбәдән кар төшеп, зыян күрмәгән

Йорт түбәләрен тиешенчә җыештырмаган өчен, зур идарәче компанияләргә карата 25 беркетмә төзелгән.

Быелгы кышта Казанда түбәдән кар яки боз төшү нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа да карамастан, Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре, йорт түбәләрен тиешенчә җыештырмаган өчен, 140 ка якын беркетмә төзегән. Зур идарәче компанияләр – 25, кечкенә идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклары 18 беркетмә алган.

Аерым алганда, «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы», «Заречье», «Жилище и комфорт», «Дәрвишләр бистәсе торак-коммуналь хуҗалыгы»» һәм «Слобода торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләренә берничә тапкыр шелтә белдерелгән. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев