Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы «печән өсте» гөрли…

Гыйнвар башы студентлар өчен күңелле яллардан соң печән өсте кебек кызу вакыт. Барлык студентлар дәррәү килеп сессия тапшыра. Кемдер башын бәрә-бәрә имтихан материалын ятласа, кемдер күчерергә өметләнеп керә. Кайберәүләр, гомумән, “халява”га ышана. Кем ничек әзерләнгәнен, нинди лайфхаклар тәкъдим иткәнен белү максатыннан татфак студентларына мөрәҗәгать иттем.

“Бәйрәм ялларыннан соң имтиханнарга әзерлек бик әкрен темп белән бара. Озак яллардан соң имтиханнар була дип куркып торсак та, аннан соң безне каникул көтә. Шунысы бик сөендерә,” – ди Энҗе Сафина. Уку белән эшне берләштерүче Гүзәл Шакирова: “Имтиханнар килеп җитте инде, һич шуларга утырып булмый. Эшләп тә йөргәч, икеләтә авыр. Әмма имтихан көннәре көтеп тормый, бер-бер артлы тезелеп торалар”, — ди. Ә 5 курс студенты Ришат Минемуллин исә һәр имтиханны бәйрәмгә тиңли һәм башка студентлар өчен дә шулай булсын иде дип тели.

 “Мин имтиханга бик житди карыйм. Шуның өчен барлык сорауларга жавапны укып, мөһим дип тапкан даталарны, сүзлəрне ятлап өйрəнəм. Шпаргалканы имтиханга дип ясаганым да, кулланып караган да юк. Минемчə, укытучының күз каршында утырып, күчерə алу — талант. Əлеге осталык, кызганыч, миңа бирелмəгəн”, — дип үз фикерен белдерде 3 курс студенты Рания Гыйлемханова.

Айсылу Әхмәтова фикеренчә, имтиханны уңышлы тапшыру өчен хәтер яхшы булу мөһим.  “Шуның өчен мин көн дә берәр телефон номерын, адресны истә калдырып, кичен аны исемә төшерәм. Күңелдән генә саннарны алып, кушып карыйм”, — ди ул.
Айсылу төне буе мәгълүмат ятлап утыруны бөтенләй кирәксез эш дип саный. Шуңа күрә ул иртә белән бер-ике сәгатькә иртәрәк торып, имтихан материалын тагын бер кат караштырып чыга. “Иртән баш мие ял иткән була һәм мәгълүматны яхшырак кабул итә”, — дигән караш яклы ул. Имтиханны уңай билгегә тапшыруның тагын бер мөһим шарты итеп, Айсылу дөрес туклануны билгеләп үтә. “Имтиханга әзерләнгәндә ашар алдыннан лимон төнәтмәсе эчеп куям. Аның составындагы эфир майлары хәтерне яхшырта. Шулай ук банан ашыйм, чөнки ул уңай тәэсир итә. Чама белән шоколад, шикәр, торт ише баллы әйберләр ашарга тырышам”, — ди. Шулай ук эш урынына да зур игътибар бирә икән. Өстәлдән артык нәрсәләрне алып куя, кирәкле предметларны җайлап урнаштыра. Сары һәм шәмәхә төс интеллектуаль активлыкны арттыру сәбәпле, бүлмәдә шул төсләргә өстенлек бирә. Айсылу иң авыр биремнәрдән шөгыльләнә башлый. Шөгыльләнү белән ялны чиратлаштырып, һәр сәгать саен 10 минутлык тәнәфес ясый. Материалны яхшы үзләштерү өчен, имтихан алдыннан бер көнне әһәмиятле темаларны кабатлау өчен калдыра. Рания исә имтихан алдыннан чәчләрен юмый икән, чөнки бөтен укыган мәгълүмат баштан юылып төшәчәк, имеш. Аның уенча, иң мөһиме, имтиханга тулы әзерлек белән килергә кирәк. “Күңелең тыныч булып торудан да рəхəте юк”,- ди ул.

Эшләп йөрүгә карамастан, Гүзәл имтиханнарга бик җитди карый. Иң элек барлык сорауларны да карап чыга, җаваплар эзли башлый. Кайбер сорауларга семестр буе язылган лекцияләр дәфтәрендә җавап табылмавы Гүзәлнең күңелен төшерә икән. Иң элек, экзамен сорауларына кыска-кыска җаваплар язарга тәкъдим итә. “Кирәк чакта тиз генә карап аласың, бик уңайлы”, — ди ул. Группадаш кызларың белән бер бүлмәдә торган очракта җавапларны бүлешеп әзерләргә, шулай ук имтихан алдыннан бер көн кала блиц-опрос үткәрергә киңәш итә. “Берүзең эзләп, аннары кыскартып утыру күп вакытны ала, бүлешеп эшләү, киресенчә, вакытны экономияләргә, ә кечкенә сораштыру үткәрү кемнең нәрсә белү яки белмәвен ачыкларга ярдәм итә, — ди. Иң мөһиме, имтихан көнне йокыны туйдырып, яхшы кәефтә килергә кирәк Гүзәл карашынча. “Экзамен – экзамен инде, әмма гомер аңарда тукталмый. Нинди билге булуга карамастан, тормыш дәвам итә, һәм бу билге дә ярты елдан соң хәтер кырларыннан юыла”, — ди ул. Быел югары мәктәпне тәмамлаучы Ришат бу семестрда үзе укыган белгечлек буенча имтиханнар шактый булу сәбәпле, аларга аеруча әзерлек белән керергә тырышуы һәм җаваплылыкны икеләтә арттыру зарурлыгы турында әйтте. Энҗе исә имтиханнарга ялкауланмыйча әзерләнергә, барлык сорауларга да җавапны өйрәнергә тырыша һәм башкаларга да ялкауланмаска киңәш итә. “Ялкаулыкны җиңеп әзерләнсәң генә барысын да булдыра алачаксың”, — дигән карашта ул. Аның фикеренчә, имтиханнарга әзерләнгәндә теләк кирәк, чөнки теләк булса гына, йөрәк җитә.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев