Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк

-25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатып торырга тәкъдим ителә.

Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл мәктәпләренең башлангыч классларында һава температурасы -23 градус булганда, температура -25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч һәм авыл мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында, -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10–11нче сыйныфларында укулар булмый.

Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләрен түбән сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда гына һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына, югары сыйныф укучылары өчен -10 градустан түбән булмаганда, җил секундына 6-10 метрдан да артык булмаганда гына үткәрергә тәкъдим ителә.

Һаваның температурасы -30 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда 1нче сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфына кадәрле барлык укучылар дәресләрдән азат ителә.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатып торырга һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны тыярга тәкъдим итә.

ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системалары эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.

Фото: mon.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев