Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кышны да, карны да тәүге мәртәбә якыннан күрәм»

Казанда яшәүчеләрнең кышкы кәефләре ничегрәк соң?

Даниель Палуку, студент:
– Казанда мин икенче кышны каршылыйм. Конго Демократик Республикасыннан килдем. Кыш айлары салкын, тән җылыны сагына. Казандагы архитектурага сокланам, казанлылар да ачык йөзле. Монда дуслар таптым, туган илемдәге кебек хис итәм үземне. Бик яхшы билгеләренә генә укып, Конго Республикасына хезмәт итәргә телим. Беренче елны кар ашап карадым. Хәзер салкын тидерәчәген әйбәт беләм. Африкадан килгән студентларга “кар ашамагыз” дим.

Фуад Әлхаҗ Хәсән, студент:
– Ливан кешесе булам. Казанга рус телен камилләштерү курсларына килдем. Бездә декабрьдә 13 градус җылы, җәй көне 30 градустан арта. Ливанда таулар күп, тауларны яратам. Татарстанга килгәнемә әле ике генә ай. Казанны ошаттым, укуны дәвам итәргә дә монда калам, дип торам. Беррәттән татар теленә дә өйрәнәм, шактый сүз беләм инде. Татар теле миңа рус теленә караганда ансатрак бирелә, аваздаш сүзләр күп. Энергетика инженеры белгечлегенә укый башлыйм, очучы да буласым килә.

Ашету Сендека, студент:
– Конго Демократик Республикасыннан туп-туры Казанга килдек. Француз, инглиз телләрендә сөйләшәм, рус телен өйрәнәм. Карны гомеремдә дә күргәнем юк иде, телемә тидереп карадым. Бу минем беренче кышым. Салкын дигән сүзнең мәгънәсен яхшы аңладым. Мин яңа йөри башлаган бәби кебек. Кар һәм боз өстеннән йөрергә өйрәнергә кирәк икән. Өч егылып, дүрт тордым инде. О-о, куркыныч! Казан Кремленең матурлыгына бик гаҗәпләндем.

Оксана Мальцева, инженер:
– Буа районыннан мин. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Казанда калдым. Кечкенә кызчыгыбыз үсә. Салкын тигән әле. Сабыйлар өчен үзең авырырдай буласың. Әни карап тора баланы, эштән соң йөгерәм инде алар янына. Кеше гомере бик кыска, организмы тимердәй нык булсын, авырмасын иде. Хәер, тимер дә чери. Мәскәү районында Серов урамындагы ишегалларын төзекләндерә башласыннар иде, анда балалар уен мәйданчыклары да кирәк.

Ульриш Тшуфак, студент:
– Кышны да, карны да тәүге мәртәбә якыннан күрәм. Африкадагы Камерун дәүләтендә кыш булмый. Анда хәзер дә 30 градуска кадәр эссе. Казанда 30 градус салкыннар да булырга мөмкин, дип әйттеләр. Ул ничек буладыр, әлегә белмим. Камерунда бер генә шәһәрдә дә метро юк. Казандагы метро бик кызык. Казан, гомүмән, таныш булмаган кодрәтле дөнья. Безгә һәр кайда ачык йөз күрсәтәләр. Рус теле курсларыннан соң, инженер белгечлегенә укырга да Казанны сайлармын ахырысы.

Фото: https://img4.goodfon.ru

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев