Кышны озатабыз: Фәрит Мөхәммәтшин Казанда май чабу бәйрәмен ачты
Кремль яр буе биләмәсендә ярминкә, сәүдә рәтләре ачылды, халык биюләре, курчаклар ясау буенча мастер-класслар һәм башка бәйрәм чаралары узды.
Казанда «Киң Масленица 2021»Республика Славян мәдәнияте бәйрәме ачылды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР Халыклары ассамблеясе һәм республиканың Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты. Сәламләү сүзе алдыннан кунаклар яр буе рус халык уеннарын һәм фольклор мәйданчыгын карадылар. «Бу бәйрәм белән без салкын, карлы, пандемияле кышны озатабыз һәм бүген якты кояш нурлары яхшы һава торышы, күтәренке кәеф һәм зур уңышлар алып килер дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев