Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайда Татар Йорты ачыла

Татар Йортын ачу тантанасында Татарстаннан дәүләт эшлеклеләре һәм эшкуарлар, шулай ук Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле катнашачак.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Быел 26 октябрьдә Кытай Халык Республикасы дәүләт эшлеклеләре катнашында Шэньчжэнь ирекле икътисади зонасында World Food City чит ил товарлары эре күргәзмә үзәге ачылачак. Бу хакта “Казан” Шэньчжэн халыкара мәдәни алмашу үзәге матералларында хәбәр ителә.

Әлеге үзәк кысаларында Татар Йорты ачылу күздә тотыла, экспозициянең гомуми мәйданы 526 квадрат метрны тәшкил итә.
Татар Йортын ачу тантанасында Татарстаннан дәүләт эшлеклеләре һәм эшкуарлар рәсми делегациясе, шулай ук Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле булачак.

Кытайда “ЧянХай Дауай шопинг” Шэньчжэн технология компаниясе татар диаспорасы вәкилләре тарафыннан булдырылган һәм Кытай Халык Республикасы ирекле икътисади зонасында теркәлгән.

“Казан” Шэньчжэн халыкара мәдәни алмашу үзәге татар халкы тарихын, Ватандагы бүгенге көн татарлары тормышын һәм Кытайда Татарстанның сәүдә-икътисади куәтен күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара.

 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев