Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган туристлар бүген Казанга кайтып җитәчәк

Татарстанның 369 туристы утырган самолет Казанга юл тоткан.

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган Татарстанның 369 туристы бүген 17.00 сәгатьтә Казанга кайтып җитәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«369 пассажир утырган самолет Мәскәү вакыты белән 8.03 сәгатьтә кузгалып китте. Ул Казан аэропортына 17.00 сәгатьтә төшәр дип көтелә», - диде Иванов.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, очкычта рейслары тоткарланган пассажирларның барысы да бар. Алар Казанга «ИрАэро» авиакомпаниясе самолетында кайта. Хәзерге вакытта Хайнань утравында Татарстаннан 200дән артык кеше ял итә. Аларның кайтыр вакыты әле җитмәгән, дип искәртте Иванов.

  • «ИрАэро» авиакомпаниясе «Жемчужная река» туроператорының бурычы җыелу аркасында Россия һәм Хайнань арасында очышларны туктатты. Нәтиҗәдә, Казан, Кемерово, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Хабаровск һәм Чиләбе туристлары Кытайдан үз илләренә вакытында кайтып китә алмады.
  • ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан туристларының үтенеченә колак салып, Ивановка аларга ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе әлеге мәсьәләне үз контроленә алды һәм туристлар белән элемтәдә булды.
  • Россия Тикшерү комитеты турфирма җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгаткан.

Фото: https://pixabay.com | Lars_Nissen_Photoart

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев