Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыйммәтле “Яровая пакеты”

Күрше-тирә илләрдә халык диңгезе хакыйкать һәм ирекләр таләп итеп шаулаганда һәм дулкынланганда, Россиядә андый давыллар купмасын өчен, максатчан рәвештә гайкаларны кысу һәм шө­реп­ләрне боруны дәвам итәләр. “Яровая пакеты” дип аталган кануннар җыел­масы адымлап-адымлап тормышка үтеп керә. Апрель анда Россия Хөкүмәте 445 номерлы карар кабул итеп өлгерде.

Бу карар элемтә операторларына телефон аша юлланган текстлы хәбәрләрне саклау­ны мәҗ­­бүри итә, ягъни без җибәргән хәбәр­ләрне укып бетереп бара алмаган цензорлар вакытлар үткәч тә аларны кире әй­ләнеп кайтып уку мөмкинлегенә ия булачаклар. Ниндидер бер сәбәп белән кара исемлеккә эләксәң, рәхим ит, син язганнарны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп укып чыгачак­лар. Бик тырышып эзләсәң, тырнак астында кер табылмый калмый инде ул. Лингвистик экспертиза синең бик дулкынланып язган бер телефон хәбә­реңнән экстремизм билгеләре таба икән, сиңа колония ишеге киң итеп ачылачак. Социаль челтәрләрдә лайк куеп кына, яисә берәр язманы уртаклашып кына да чәнечкеле тимер чыбык артында казна ипиен ашарга озатылучылар байтак җы­елды бит инде бездә.

 

Кара көнчелек белән берәр “дус” жалу бирә дә, син бик тиз генә экстремистка әйләнәсең, казыйлар хөкем карарлары штамплап кына өлгерсеннәр. Берәр түрәнең кытыгына тисәң дә, ул синең “иҗатың”нан давыл хәбәрчесе билгеләре эзләргә һәм табарга мөмкин. Моннан соң телефон хә­бәре язганда да “отправить” төймәсенә басканчы, эчке цензор хәбәреңне кат-кат укып чыгарга мәҗбүр итәчәк. Иң яхшысы почта күгәр­чене сатып алу инде, яисә бөтенләй дистанцион аралашуны туктату. Сөйгәнеңә ярату сүзләрен колагына гына әйт, улың белән кызыңның да исән-саулыгын шифрланган хәбәрләр җибә­реп кенә белеш. Экстремистлар, әлбәттә, хәбәрләшүнең юлларын табарлар, син менә ихтыярсыздан алар рәтенә басудан саклан.

 
Болар – мәсьәләнең бер генә кыен ягы. Кабыргага суга торган икенче күсәк элемтәчеләр тирәсендә селтәнә. Провайдерлар хәбәрләрне саклау өчен кирәк булган җиһазларның бәясен белешәләр дә артларына утыралар яисә түнеп үк китәләр әнә. Кредит рәсмиләштереп, ул җиһазлар­ны урнаштырасың икән, буры­чыңны җи­денче буын оныкларың да түләп бетерә алмаячак, диләр. “Пакет” шулай итеп вак элемтә операторларын хәбәрләшү базарыннан себерке белән куачак, бары тик зур “акул”алар гына монополистлар булып калачаклар. Болары инде канунны үтәү сылтавы белән бик рә­хәтләнеп бәяләрне күтәрәчәкләр. Әлегә тыныч кына телефоннан сөйләшкән россияле обывательләр, Яңа ел тирәләренә бу рәхәтлекнең ике-өч тапкыр кыйм­мәтләнгәнен беләчәкләр.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев