Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыю ир-атлар мамонтлар чорында ук үлеп беткән

Тегендә-монда басылган язмаларны укып исем китә. Кызлар, акылны югалтырлык, түбәгез китә башлаганчы гашыйк булу мөмкинме? Кеше үз-үзен шулхәтле яратмый икән дип тә аптырыйм. Сезгә ошаган егет матур карамаган, җайлап сөйләшмәгән өчен газап чигәргә, үзеңне бетерергә, тормышның ямен бетерергә кирәкме соң?

Үзегезнең язмышыгыздан зарланып, бәхетсез мәхәббәтегез турында иптәш кызларыгызга сөйләп утырганда, егетләр телевизор каршында сыра чөмерә йә булмаса сезнең дус кызларыгыз белән вакыт уздыра. Ир-егетләрнең уенда нәрсә? Берәр хатын-кызны эләктерергә, футбол карарга, сыра чөмерергә. Күп булса, тагын берничә үзләренә кызыклы шөгыле бар. Сезнең җаныгызның телгәләнүе аларның уена кереп тә карамый. Аларның күбесе чынлап торып ярата да белми. Алар өчен ярату һәм секс – икесе бер төшенчә. Тели, димәк, ярата. Иртәгә башка кызга күзе төшә һәм аңа карата җенси теләкләре уяна – ул аны яратам дип уйлый. Менә сезгә ир-ат мәхәббәте. Аларны үз үлчәмегез белән үлчәп карап булмый. Ир-атлар бөтенләй бүтән планетадан кебек һәм күбесе хатын-кызны аңлый белми. Сез аларга яратуыгызны белгертеп, күзләрегезне мөлдерәтеп карыйсыз, ә алар сездән качарга җыена. Нәрсә аңлашылмый – шул куркыныч. Кыю ир-атлар мамонтлар чорында ук үлеп беткән. Шунлыктан ир-атлар белән аларның тәртипләре буенча гына уйнап була. Ә аларның тәртибе шундый – аучы һәм корбан. Ул сезне эзәрлекләп йөргәндә, сез аңа кызыклы. Шул рәвешле генә ир-атны кулга төшереп була. Әгәр дә ул сезне аулап, үзенең корбаны итә һәм үзенә буйсындыра икән, аның бөтен кызыксынуы юкка чыга. Кулыгызга балдак кияргә өлгермәдегезме – анысы инде сезнең мәшәкать. Сезнең өчен бу – югалту, ә аучы өчен бары тик уен гына.

Шунлыктан, күз яше түгеп утырудан туктарга, тактика белән стратегия алымнарын үзгәртергә кирәк.

 

Күпләр минем сүзләрне бары тик акыл сату дип кенә уйлар. Мин үзем кияүдә һәм никахым бик уңышлы. Элек, бер кашык чәйдә эрегән шикәр кебек, мин дә бер тиле кыз идем. Аннан соң ир-егетләрнең серенә төшендем. Үземә туры килердәен очратканда, ничек эшләргә кирәклеген белә идем инде. Дөрес, артык коры булсаң, бернәрсә дә барып чыкмаячак, дип качачаклар гына. Соклану белән читләшү дозасының чамасын белергә кирәк. Мин шул рәвешле ун ел инде үземнең иремне тотып торам, артык иркенәергә дә юл куймыйм. Яратаммы мин аны? Әлбәттә, яратам! Кайвакытта яратуым хакында әллә ниләр сөйләргә әзер булам, әмма тукталам. Үземнең хисләремне бик сирәк очракта гына белдерәм, ә ул мине югалтудан курка.

Кызлар, иң беренче чиратта үзегезнең хатын-кыз икәнегезне онытмагыз! Беренче чиратта үзегезне ихтирам итегез, ул чакта сезне ир-атлар да бәяли башлар.

Зәринә Гыйльметдинова, Буа.

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X