КЫЗЫЛ БҮРЕ
Кызыл бүренең гәүдәсе — шакалны, мех төсе —төлкене, яшәү рәвеше бүрене хәтерләтә. Аны Көньяк һәм Үзәк Азиядә очратырга була. Биологлар кызыл бүрене унлап төргә аера, алар Алтайдан Индокытайга кадәр таралган. Хәер, болай әйтү арттыру булыр. Кызыл бүренең барлык төрләренә дә югалу куркынычы яный, ул Халыкара Кызыл китапка кертелгән.
Кеше йөзләгән ел кызыл бүрегә ау алып бара, аучылар үзара мактану өчен дә аулыйлар. Төлкенекенә охшаш мехы да аның өчен бәлагә әверелгән. Кызыл бүрене, ялгыш төлке белән бутап, атучылар да күп.
Кызыл бүре чүл, далада да очрый, шулай да таулы, кыялы урыннарны өстенрәк күрә. Шуңа аны икенче төрле тау бүресе дип тә йөртәләр. Кызыл бүре көндез дә, төнлә дә актив. Үзеннән күпкә зур хайваннарга, юлбарыс яки селәүсенгә ташланырга да курыкмый. Кешегә бик сирәк һөҗүм итә, аннан яшеренүне хуп күрә. Төп дошманнары булып үз биологик туганнары — этсыманнар, бүреләр, койот санала.
Галимнәр раславынча, Җирдә кызыл бүренең популяциясе 3 меңнән артмый. Русиядә ул хәзер бик сирәк очрый. Моның төп сәбәбе — үзеннән көчлерәк соры бүре белән даими көндәшлеге.
Кызыл бүре — ерткыч, ул вак имезүчеләр, сөйрәлүчеләрне аулый, кайчак антилопа, боланнарга да һөҗүм итә. Организмына витаминнар җитешмәгәндә, үсемлек ризыкларына да күчеп ала.
Кызыл бүре көтү белән яши, анда 12 гә кадәр җыелалар. Соры бүредән аермалы буларак, көтүдә әйдаман юк, ауга бергәләп, гадәттә, көндез чыгалар. Кызыл бүре арттан һөҗүм итә, корбанының муеныннан эләктерми.
Кызыл бүре гомерлеккә парлаша. 60 көннән ана бүре 5-9 көчек тудыра. Балаларны да бергәләп үстерәләр. Кызыл бүре көчеге сукыр булып туа, кечкенә чакта ул немец овчаркасын хәтерләтә. Ике атнадан күзләре ачыла, 2 айдан балалар үсеп тә җитә. Ул этләр белән кушылып та нәсел калдырырга сәләтле.
Уртача гомер озынлыгы — 15 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев