Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызыл Мишә авылында гомер кичерүче Сәбхинур Усманова 90 яшьлеген каршылады

Яңа елның беренче көннәрендә Кызыл Мишә авылында гомер кичерүче Сәбхинур Госман кызы 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте

 Сәбхинур Усманова  Кызыл Мишә авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып  туган.  Гаиләдәге ун баланың алтысы кечкенә вакытларында ук дөнья куялар. Барлык сугыш чоры  балалары  кебек  Сәбхинур апа  ачлыкны да,  авырлыкларны да үз җилкәсендә күп татый. Тимершык җидееллык мәктәбендә 5 сыйныф кына белем алырга туры килә.  Әтиләре сугышка алына.  1945 елда апасы Хатминур суга батып үлгәч, тормыш йөген тарту әнисе белән икесе  җилкәсенә төшә. 18 яшендә алар гаиләләре белән  Томск өлкәсенең Богородск шәһәренә күченеп китәләр.   Анда сигез ел яшәгәннән соң кабат туган якларга әйләнеп кайталар.  

1970 елда  Эзмә авылы егете  Мин­нәхмәт Хәбиров белән гаилә корып,  бер кыз тәрбияләп үстерәләр.   Сәбхинур апа бөтен гомерен терлекчелеккә  багыш­лый. 1989 елга кадәр, ягъни    лаеклы ялга чыкканчы  ХХII  партсъезд   исемендәге колхозда хезмәт куя.  1990 елда ире Миннәхмәт вафат бу­ла.  Сәбхинур Усманова ике  оны­гы,  оныкчыгына куанып Кызыл Мишә авы­лында хәерле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев