Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзлекле елан эффекты. Бюджетны ничек тутырырга?

Россия хөкүмәте берничә ел инде салым түләмәүче эш яшендәге кешеләрдән ничегрәк итеп салым түләтү турында баш вата. Соңгы вакытта әрәмта­мак (тунеяде) дип аталучы бу катлауны 3 һәм 6 процентлы салым кертеп саумакчылар. Теркәлми генә эшләүче бу катлау 20-30 миллион кешене тәшкил итә дип санала.

Тегендә-монда ялланып эшләп, яисә күләгәдә бизнес корып, бу кешеләр айга уртача 20 мең сум гына табыш алалар дип санасак та, аларны 3 процентлы салым тү­ләүгә күндерсәк, 144 миллиардтан алып 216 миллиард сумга кадәр табыш бюджетка явачак дип саный алабыз. Россия бюджеты өчен бу бик әллә ни зур сан түгел, Кырым күпере кебек бер мега­проект­ны финансларга да җитеп бетми. Тик шулай да хөкү­мәтнең салымнарны арттыру буенча башка хыялларын да китереп кушсак, халыктан савылган акча байтак җые­лыр иде дип уйлый чиновниклар. “Ватаным Татарстан” хәбәр­чесе исә моның киресен исбатларга җыена: салымнарны ишәйтү бюджетка берни дә бирми, киресенчә, аның юкаруына гына китерә дип әйтергә тели. Пенсия яшен күтәрү кебек матавык­лар да Пенсия фондына берни дә өстәмәя­чәк. Эшләүче пенсионер­лар­ның пенсиясен печеп калу белән дә ил финанслары берни дә отмады. Киресен­чә, товарларга һәм хезмәт­ләргә ихтыяҗ кимү сәбәпле, җи­теш­терүнең кимүенә китерде һәм рецессия дигән корт бюджет тагарагындагы сум­ма­ның бер өлешен кимерде дә куйды. Айлык кереме 50 мең сумга кадәр булган кеше­ләрне мин фә­кыйрь катлауга кертәм. Менә шул фәкыйрь­ләр армиясен физик затлар­ның ке­ременә салымнан, милек һәм транспорт салым­нарын­нан тулысынча азат итсәң дә, бюджет берни дә югалтмаячак, чөнки айныкын айга тотып бетереп бара торган һәр кеше котылгысыз рә­веш­тә болай да салым түли инде. Автомобиль багына салынган һәр литр бензинда салым өлеше якынча 25 сум тирәсе дип беләм. Бу акцизлар, өстәмә кыйм­мәткә салымнар һәм башка ясаклар. Димәк, әрәм­тамак дип аталып йөртелүче шабашник иртән авылдан торып Казанга кемгәдер йорт төзергә барганда машинасына 10 литр бензин сала икән, ул көнне инде ул бюджетка 250 сум салым түләде. Кибет­тәге товарлар бәялә­ренең дә күп өлеше салымнардан тора: нәрсә­дер сатып алдыңмы, берьюлы берничә төр салым түлисең. Әйтик, теге шабашник бер­ничә ел кысылып акча җыеп, яңа автомобиль алды, ди. Автомобиль бәясен­дәге са­лым­нар һәм җыем­нар­ны исәп­ләп кенә карагыз, ма­ши­наның үзкыйммәтен­нән берничә тапкыр артып китә бит алар. Безнең хезмәт хакыннан физик затларга керемне һәм социаль түләү­ләр­­не никадәр күбрәк каерсалар, без шуның кадәр күбрәк товарны алмый калдырачакбыз. Бу җитештерү­гә аяк чала һәм бюджетны өстәмә кыйм­мәт һәм табыш салымы, төр­ле акцизлардан керәчәк өстәмә акчадан мәхрүм итә. Без күбрәк сатып алган саен җитештерү арта һәм теге кыек салымнар күбрәк түләнә, бары шул гына. Пенсия яшен күтәреп, пенсионерлар санын киметеп була, тик озакламый товар җитеш­терү кимү сәбәп­ле, Пенсия фондына керә торган акча күләме дә котылгысыз рә­вештә кимея­чәк. Эшсезлек артачак, бу үз чиратында тагын ихтыяҗны киметеп, җи­теш­терүне ки­метәчәк, эшсезлек тагын артачак. Чылбыр реакциясе котылгысыз мондый вәз­гыять­тә. Кризис чорында без барлык илләрдә дә шул хәлне күзәтәбез.


Бюджетны тулыландыру өчен исә бөтенләй башка төр чаралар таләп ителә. Җитеш­терүнең бугазыннан тотып торучы процент капиталын юк итсәң, бизнес товарлар җитештерүне шул­кадәр арттырачак: бюджетта хәтта артык акча пәй­да булачак. Бу исә салымнарны киметер­гә мөмкин­лек бирәчәк һәм җитештерү янә артачак, эшсезлек бетә­чәк, хезмәт хакына түләү күтәреләчәк һәм товарларга өстәмә ихтыяҗ туып, җитеш­терү тагын да үсә­чәк һәм без күпчелек салым­нарның бер­нигә дә кирәк булмавын күрәчәкбез. 

Салым йө­ген җилкәсен­нән салып ташлаган бизнес җитеш­терүне тагын да арттырачак һәм без бюджет кисмәгенең тулып ташуын күзәтәчәкбез. Туры салымнарны асылда акчасын тотып бетерә алмый торган бай катлаудан гына түләтү кирәк булачак, чөнки куллана алмаганлыктан, болар акчаларын офшорларга яшерәләр, финанс куыкларын кабарталар, инфляция дигән ерткычны бәйдән ычкындыралар, үз­ләре исә бер­нинди дә салым түлә­миләр диярлек. Инфляция исә – җи­теш­терүгә аяк чала торган тагын бер күсәк ул. Акчаның офшорларга качуыннан котылсак, бюджет тагарагыннан урлауларны туктатсак, бөлгән банкларга бюджет триллионнарын тотмасак, без бик күп ­төрле салымнардан башка да муллыкта яши алыр идек. Чынлыкта, хөкү­мәтнең асыл бурычы нәкъ менә шул нәрсә­ләрне хәл итү булырга тиеш тә бит инде аның. Ләкин... югарыдагы агайлар алай уйламый. Алар, ки­ресенчә, олигархик ка­пи­тал­ның мәнфә­гать­ләрен кайгырталар. Халыкны салым пычагы белән тунарга тырышуның да максаты менә шул: бай катлауны тагын да баету. Ил белән олигархик капитал мән­фәгать­ләрен кайгырту­чы­лар идарә итә, салымнар шул максатларда өстәлә. Салымнарны өстәгән саен исә күз­лекле елан (кобра) эффекты дигән вәзгыять туа, ягъни чишеләсе урынга, проблемалар катлаулана һәм өстәлә генә. Мәрхүм Черномырдин аны: “Хотели как лучше, получилось как всегда”, – дип әйтеп биргән иде. Һиндстанда инглиз колонизаторлары хакимлек ит­кәндә, күзлекле еланнар бик нык үрчи. Проблеманы хәл итү өчен, хө­күмәт һәр үте­релгән күзлекле еланга мул гына акча түли башлый. Җиңел юл белән акча эш­ләргә хирысланган һин­д­ле­ләр еланнарны шулкадәр үте­рәләр: аларның юкка чыгу куркынычы туа. Тик еланнар бетсә, акча эшләү чыганагы да бетәсен аңлаган халык, аларны башта үрчетә, аннан соң гына үтереп премия алыр­­га керешә. Нәти­җәдә еланнар аларны бе­терү өчен акча түләү игълан иткәнгә караганда да күбрәк үрчиләр. Россиянең хәзерге финас-бюджет системасы да шундый вәзгыять тудыра: салымнарны арттырган саен, бюджет саега, һәм тагын салымнарны арттыру их­тыяҗы туа. Бу вәзгыятьтән чыгып, капма-каршы якка таба атлый башламасак, без даими рәвештә бюджетта күзлекле елан эффектына охшаган хәлгә тап булачакбыз: проблеманы бе­терергә дигән чаралар проб­леманы үрчетәчәкләр генә.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев