Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзәтүчеләрнең ачык штабы сайлаучылар өчен кайнар линия оештырды

Бүген Ачык күзәтүчеләрнең штабының «кайнар линия»се эшли башлады.

Ул көн саен 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәреннән тыш (8-нче сентябрь-шимбә өмәсеннән тыш) эшләячәк. Шалтыратулар (843) 567-81-69 телефоны буенча кабул ителә. Системалы хокук бозулар турындагы сигналларны ачыклаганда, ачык штаб экспертлар белән берлектә мондый проблемалы хәлләргә объектив бәя бирү өчен ачык утырышлар үткәрәчәк.

Беренче көнне үк сайлаучылар сорауларына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, палата җитәкчесе урынбасары Мөнир Гафиятуллин һәм Татарстанда «Чиста сайлаулар өчен» корпусы лекторы Тимур Какохо җавап бирде. Алга таба «Чиста сайлаулар өчен» корпусы юристлары, сайлау хокукы буенча экспертлар, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасына керүче оешмалар вәкилләре кайнар линиядә кизү торачак. Бу эшкә иҗтимагый палата әгъзалары булган 60 кеше җәлеп ителә.

 

Бүген Татарстан халкы, нигездә, республикада сайлау процессын оештыруга «мобиль сайлаучы» системасы эшенә, бер мандатлы һәм бердәм республика сайлау округлары буенча тавыш бирүгә, сайлау участокларында тавыш бирү өчен электрон җайланмалар эшенә кагылышлы сораулар бирде.

- Әгәр берәр районнан күп санлы бертөрле гаризалар килсә, ачык штаб вәкилләре ситуацияне ачыклау, аңа эксперт һәм хокукый бәя бирү, кирәк булган очракта, тиешле органнарга җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәкле чаралар күрергә тәкъдим итәчәк. Системалы тәртип бозулар ачыкланганда, без ачык штаб утырышлары форматында җыелачакбыз, бу хәлләргә объектив бәя биреп, хокук бозу кейслары турында ачыктан ачык сөйләшәчәкбез, - ди Анатолий Фомин.

Сайлаучыларның ачык штабы ТР Иҗтимагый палатасы һәм «Чиста сайлаулар өчен «Корпус» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк вәкиллеге инициативасы буенча оештырылды. 8 сентябрьдә тавыш бирү көнендә Иҗтимагый палата һәм «Чиста сайлаулар өчен» корпусы үз күзәтүчеләрен республиканың барлык 2811 сайлау участогына җибәрергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев