Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

LADA Vesta автомобиле Россиядә иң күп сатылган машина дип табылган

Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).

Октябрь нәтиҗәләре буенча, «АвтоВАЗ»да җитештерелгән L ADA Vesta Россиядә иң күп сатылган машина булган. Бу хакта «Автостат» хәбәр итә.

Әйтик, узган айда әлеге модельле 10668 автомобиль сатылган. Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).

«Прагматика» компанияләр төркеменең маркетинг буенча директоры Василий Орехов искәрткәнчә, мондый сату темплары сакланган очракта, LADA Vesta беренче тапкыр ел бестселлеры исеменә дәгъва кыла алачак.

Эксперт сүзләренчә, әлеге модель «АвтоВАЗ» өчен сыйфат ягыннан алга ыргылыш булды, өстәвенә, ул үз сегментында башка маркадагы чит ил автомобильләреннән дә калышмый. 

Фото: Татар-информ/ Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X