Ландыш Хөсәенова: “Төн уртасында иремне помидор белән кыярга чыгарып җибәрдем”
9 август көнне "ТНВ" каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова икенче тапкыр әни булды. - Үземнең дә, баланың да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. 9 яшьлек кызыбыз Таңсылуга сеңлекәш алып кайттык, - дип сөйләде Ландыш. - Сабыйга Мәрьям дип исем кушарга исәпләп торабыз. Кызыбызның буе 54 см, авырлыгы 3800. Ирем...
9 август көнне "ТНВ" каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова икенче тапкыр әни булды.
- Үземнең дә, баланың да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. 9 яшьлек кызыбыз Таңсылуга сеңлекәш алып кайттык, - дип сөйләде Ландыш. - Сабыйга Мәрьям дип исем кушарга исәпләп торабыз. Кызыбызның буе 54 см, авырлыгы 3800. Ирем каян белгәндер, башта ук "Кыз була", диде. Икебезнең дә нәселдә кызлар күп, Илшатның әниләре 3 кыз үскәннәр, минем әниләр гаиләсендә 5 кыз. Йөклелек чоры да бик җинел узды, беренчесеннән әллә ни аерылмады кебек. Күз төшкән әйберне ашарга тырыштым, шулай да кышкы көннәрнең берсендә төнлә иремне помидор белән кыярга чыгарып җибәрдем, салат ашыйсым килде. Дөньяга килгән нарасыебыз ирем Илшат белән гаилә коруыбызга 10 ел тулуга бүләк булды. Ике кызлы булуыбызга чиксез шатбыз. Барысы өчен дә Ходаема мең шөкер!"
Хөсәеновлар гаиләсен без дә чын күңелдән котлыйбыз! Кызларын исән-сау үстерергә язсын!
Автор: Румия Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев