Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ландыш Нигъмәтҗанованы кем бизәндерә? [+фото]

Ландыш Нигъмәтҗанова - чибәр, зәвыклы һәм һәрвакыт үзен тәрбияләп торучы җырчы. Аның кайда, кемдә бизәнүе белән күпләр кызыксына. Intertat.ru хәбәрчесе ул кешене эзләп табып кына калмыйча, бизәнеп тә кайтты. Казанның Сул як Болак урамында урнашкан матурлык студиясе быелның май аенда гына ачылган. Ул Ижевскидагы студиянең филиалы булып санала.

Хуҗабикәсе - Динә Беккер. Татар исемле булса да, Динә - бөтенләй башка милләт кешесе. Әнисе - рус, ә әтисендә алман-яһүд тамырлары. Ландышны бизәндерүче Римма Саматова да студия ачылган көннән бирле биредә эшли икән.
- Белемем буенча икътисадчы булсам да, иҗади сәләтләрем өстенрәк булып чыкты. Икенче кызымны тапкач, бизәндерү эше белән кызыксына башладым. Һәм менә биш ел инде бу өлкәдә эшлим. Әле дә өйрәнәм, яңалык ачам. Бүгенге көндә даими клиентларым бар, шуларның берсе - танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова. Ландышның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән чибәрлеге бар һәм без шул чибәрлекне тагын да матурлыйбыз. Макияжны кайда баруына һәм нәрсә киюенә карап ясыйбыз, - дип сөйләде Римма Саматова.
Римма биткә макияж салганчы, иң элек йөзгә, бит төзелешенә, аңа нинди тондагы буяулар туры килүенә игътибар итә. Биредә визажист хезмәте генә түгел, каш һәм чәч ясау хезмәтләре дә күрсәтелә. Тиздән башка төрле яңалыклар да кертергә уйлыйлар. Бизәнү бәясе 1500 сумнан башлана. Студиядә бизәнергә һәм бизәндерергә өйрәнү мәктәбе дә бар. Бер курс 5 мең сум тора. Бу мәктәпкә йөрүнең мәгънәсе бар, чөнки күп кенә хатын-кызлар бирегә килеп үзенә яңалык ачачак, ахыр чиктә - матур бизәнергә өйрәнеп, үз-үзен ярата башлаячак!
- Римманың үз эшенә җаваплы каравы, хезмәтен оста башкаруы ошый. Макияжны еш ясатмыйм, берәр чарага барасы булганда гына мөрәҗәгать итәм. Риммадан бик канәгать, шулай булгач алга таба да аңа йөрермен дип уйлыйм. Тагын бер матурлык салонына йөргәлим, анысында тырнак, чәч ясатам. Кайвакыт массажга барып кайтам. Ләкин, гадәттә, биткә массажны үзем ясыйм. Элек битемә бер крем да сөртмәдем. Хәзер дә кулланмас идем, әмма җыерчыклар чыкмасын өчен битне карарга кирәк. Тышкы кыяфәтемә артык игътибар биргәнем юк. Буй-сыным белән әнигә охшаганмын, аңа рәхмәт! - дип белдерде Ландыш Нигъмәтҗанова.
Римма янына килгәч аннан макияж ясатмыйча кала алмадым.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев