Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ләбиб Леронның кызы Бали утравына күченеп китә

Яшьләрнең тәвәккәллегенә шаккатырсың, ә! Ләбиб Леронның кызы Ләйлә бернинди туган-тумачасы, дус-ишләре булмаган Бали утравына күченеп китәргә карар кылган! Ул анда ак комда кояшта кызынып, су коенып ятмаячак. Максаты зурдан: Ләйлә китап язарга җыена. Казанда баштагы уй-фикерләр «гүпчем» язылмый, ди ул.

Әллә шәһәребезнең пычрак һавасы комачаулыймы, әллә бетмәс-төкәнмәс дуслары иҗаттан бүлеп торамы — анысы безгә караңгы. Әмма шунысы мәгълүм: кечкенәдән әдәбият өлкәсеннән читтә булмаган кыз шул ук өлкәдә Нобель премиясе алырга хыяллана икән. «Балига китәсен әле әни белми, – ди Ләйлә. – Беренче мәртәбә Мәскәүгә күченгәндә дә поездга утыргач кына шылтыратып әйттем. Икенчесендә бөтенләй барып урнашып ике атна яшәгәч кенә белде». Әнисе белмәсә белмәс, ә иң мөһиме – инстадөньяда хәбәр таралган инде. Кемдер әле китәргә өлгермәгән Ләйләне сагыну сүзләре яза, кемдер язылачак китапның жанры турында бәхәсләшә, кемдер безнең кебек шаккаттып, тел шартлатып утырадыр, мөгаен!

 

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X