Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әле ярый бала исән

Шушы көннәрдә Казандагы Декабристлар урамында урнашкан бер кибет төбеннән җиңел автомобильне эвакуатор алып китүе, ә аның эчендә 7 айлык сабый булуы хәбәре, җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уятты. Автомобильгә ия булып, штраф­стоянканың ни икәнен яхшы бел­гәннәр, шул проблема белән туры­дан-туры очрашканнар, үзләре дә дөрес эшләп бетермиләр, дип инс­пекторларны гаепләргә тырышты.

Янәсе, аларга акча гына булсын, калганы кызыксындырмый, бик теләсәләр, арткы утыргычлардагы баланы күрми калмаслар иде. Ә бала бар икәнен белсә, инспектор машинаны алып китә алмый. Бу очракта аның бары тик админис­тратив материал гына тутыру хокукы бар. "Арткы утыргыч тәрәзә пыяласы тоныкландырылган, шуңа бала күренмәгән, тавышлар ише­телмәгән", - дип аңлатма бирде ЮХИДИнең Казандагы идарәсе пропаганда буенча баш инспекторы Иделия Шагова.

Машина штрафстоянкага ки­терелгәч, дежур частька, фәлән маркалы автомобильдә бала бар, дип шалтыраталар. Әнисе бер­ничә минуттан урамга чыгып, калдырган урында машина юклыгын күргәч, башта нишләргә белмичә аптырап калгандыр, мөгаен. Мондый чакта нәрсә уйларга белмәс­сең, әллә машинаны бәрдереп алып киткәннәр, әллә урлаганнар? Шушы уйлардан соң гына штрафстоянка искә төшә һәм 02гә шалтырата башлыйсың. Әлеге ханым да шул номерны җы­еп, хәлне аң­лата. Эвакуаторга озатылуын белгәч, анда бала булуын әйтә. Машина әле бу вакытта эвакуаторда була. Аны баланың анасы килеп җитмичә торып, платформадан төшермиләр. Машина эче кайнарланмасын өчен шулай иттек, ди­ләр. Бер үк вакытта "ашыгыч яр­дәм" һәм балигъ булмаган яшь­тәгеләр белән эшләүче хезмәт­кәрне (ПДН) чакырталар. Шөкер, сабый зыян күрмәгән, шул дәвердә ул изрәп йоклаган да йоклаган. Ата-анасы килеп, алып киткәннәр. Машинаны вакытлыча кую кагый­дәсен бозган өчен хатынга адми­нис­тратив материал тутырыла, ПДН хезмәткәре дә беркетмә төзи.

Бу хакта ишеткәч, иң әүвәл сабыйның анасын, кара инде нинди күңелсез хәлгә тарыган бит, дип борчылып куясың. Кем белән нинди генә ситуация булмас, кешенең тамагы кибеп, су эчәсе килергә мөмкин, кысталып бәдрәф эзләп китүең дә ихтимал. Аны җинаять җаваплылыгына тартырга мөм­кин дип сүз катучылар булгач, кызгану хисе тагын да көчәйде. Шулай да монда салкын акыл белән уйлау дөресрәк булыр, ягъни сабыйны машинада үзен генә калдырырга һич ярамый. Җәйге эсседә дә, кышкы салкында да, бик әйбәт һава торышы вакытында да. Бичара ана башта ике генә минутка бәдрәфкә киткән идем, дип акланган. "Ике минут эчендә бернинди эвакуатор да машинаны төяп китәргә өлгерми. Телевидение килгәч, даруханәгә дару һәм су алырга гына кереп чыктым дип тә әйткән ул, - ди Иделия Шагова. - Ма­шина кибет янындагы тротуарда калдырылган, шундагы видеотасманы карадык. Ханым бәдрәф­кә дә, даруханәгә дә сугылмаган, кибеткә кереп, кием-салым киеп, карап йөргән. Анда 17 минут торып чыккан. Кибеттәге кассир да шуны раслый".

Татарстандагы бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, баланы автомо­биль­дә калдырып киткән ананы "Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган балаларны карау һәм тәр­бияләү вазыйфаларын үтәмә­гән өчен" мад­дәсе буенча административ җа­ваплылыкка тарту гына аз, ул РФ Җинаять кодексының "Куркыныч хәлдә калдыру" һәм "Балигъ булмаган баланы тәрбия­ләү вазыйфасын үтәмәү" мәддәсе буенча да җавап тотарга тиеш, дип белдерде. Вәкаләтле вәкил бу уңайдан, махсус мөрәҗәгать әзерләп, аны балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә һәм хокук органнарына юллаган.

Менә бөтен гаеп анада булып чыкты. Әйе, ханым, берни булмас әле дип, бала гомере һәм сә­ламәтлеге хакында тирәннән уйлап бетермәгән. Ә эвакуатор машинасында сабый җан-тәслим кылган булса, ЮХИДИ хезмәткәре дә җавап тотар идеме икән? Бу четерекле мәсь­әләгә Россия автомобиль ху­җа­лары федерациясе төбәк вәкиле Рамил Хәйруллин да бер төрле генә җавап бирә алмады. "Юридик ягына тукталырга батырчылык итмим, - ди Рамил Рөстәм улы. - Теоретик яктан караганда, машина эчендәге баланы инспектор күрергә тиеш иде. Шуңа күрә аны да бөтенләй үк гаепсез дип әйтеп булмый. Ә икенче яктан караганда, нишләп әле хезмәткәр, бала калмады микән, дип автомобиль тәрәзәсе буйлап каранып йөрергә тиеш? Машинаны штрафстоянкага алып кит­мәсеннәр өчен балаларны махсус утыртып калдыру очраклары да аз түгел. Ата-ана үз гамәле өчен үзе җавап бирергә тиеш. Бу очракта да ананың гаебе зуррак дип саныйм".

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев