Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленин бакчасында халык мемориалына чәчәкләр куялар

Казан Керчьның тирән кайгысын уртаклаша. Биредә 17 октябрьдә шартлау нәтиҗәсендә 20 кеше һәлак була. Шәһәрлеләр Ленин бакчасындагы һәйкәл янында оештырылган халык мемориалына чәчәкләр куялар, шәмнәр кабызалар.

Халык мемориалына чәчәкләрне кичә үк куя башладылар. Кич белән фонтан янына шәһәрнең югары уку йортлары студентлары килде. Бүген биредә фаҗига датасы һәм сыкрау сүзләре язылган баннер куелды.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ә соңрак халык мемориалына чәчәк салынды. Чарада ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һ.б. катнашты.

“Бу кайгы. Һичшиксез, Татарстан Россия белән бергә сыкрый. Бу аналар, аталар, якыннар әрнүе, баласыз тормышны күз алдына китерү авыр. Балалар һәлак булды – Россия өчен бу бик зур югалту”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Моңа кадәр Казан Мэры Илсур Метшин һәлак булганнарның якыннарының кайгыларын уртаклашты.

Искәртергә кирәк, кичә Керчьның политехник көллиятендә берничә шартлау һәм ату тавышлары яңгырады. ТАСС мәгълүматлары буенча, 21 кеше һәлак булган, 44 кеше стационарларда тора. Тикшерү комитетына билгеле булганча, уку йортында 18 яшьлек егет аткан. Эшне тикшерү дәвам итә.

Фото: https://www.kzn.ru
https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев