Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лениногорскида 65 яшьлек ир улын атып үтергән һәм киленен яралаган

14 октябрь кичендә Лениногорск районының Савочкино авылы, Лесная урамында 32 яшьлек ир-ат мәете табыла. Әлеше факт буенча Лениногорск районының Тишкерү комитеты тарафыннан җинаять эше ачылган. Бу хакта "Вечерние Челны" газетасы яза.

ТР Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 65 яшьлек әтисе әлеге җинаятьне кылуда шикләнеп, кулга алына.

Тикшерү версиясе буенча, һәлак булган ир-ат хатыны һәм  4 яшьлек баласы белән әти-әнисенә кунакка килә. Исерек әти кеше һәм улы арасында низаг килеп чыга, әти кеше кулына пычак алып улына яный башлый, - дип яза "Вечерние Челны" газетасы

Бу хәлдән соң кунаклар китәргә уйлыйлар, такси чакыралар һәм урамга чыгалар. Улы китәр алдыннан кисәү агачы белән тәрәзә пыялаларын вата. Әтисе, ике көпшәле мылтык белән коралланып, улы артыннан чыга. Гаепләнүченең  кулында корал күреп, килене җиргә ята һәм гәүдәсе белән баласын каплый. Ә вафат булган ир үз чиратында аларны каплап ята. 

Әти кеше улына ата, ядрә күкрәк читлегенә эләгә. Алган ярадан ир-ат фаҗига урынында һәлак була. Шулай ук, гаепләнүче улының хатынын да яралый. 

Хәзерге вакытта ир-ат үз гаебен таныган. Ләкин кылган җинаяте өчен үкенми.

Дәлилләр туплау һәм аларны ныгыту буенча тикшерү эшләре бара. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.  

 

 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев