Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхоз авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Охшаш булмаганнар бердәмлеге” тәрбияви сәгать үткәрде (Мәдәният бүлеге)

Бүгенге җәмгыятьтә толерантлы булуның әһәмияте чиксез зур. Төрле милләт һәм дин вәкилләреннән торучы Җир шары халкы бүген бер-берсе белән бик тыгыз элемтәдә тора.

Шул уңайдан төрле аңлашылмаучанлыклар, терроризм, экстремизм кебек яңа “чирләр” чәчәк атып килә. Бүгенге дата, нәкъ менә шул проблемаларны чишү өлкәсендә эшли. Шул уңайдан Лесхоз авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Лесхоз урта мәктәбендә “Охшаш булмаганнар бердәмлеге” исеме астында тәрбияви сәгать үткәрде. Китапханәче Нафикова Г.И.  балаларга, презентация ярдәмендә,  “толерантлык” төшенчәсенең мәгънәсен  (дуслык, бердәмлек, хөрмәт итү) аңлатты, әдәпле булу серләре турында сөйләде, дуслык турында китаплар белән таныштырды, шулай ук дуслык турында җыр җырланды. Чарада барлыгы сигез 1 нче сыйныф укучысы катнашты.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев