Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхоз урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен семинар узды

30 нчы ноябрь көнне Лесхоз урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Укучыларның иҗади потенциалын үстерү һәм камилләштерү өчен мөмкинлекләр тудыру» темасы астында семинар булып узды.

Мәктәпнең техник иҗат юнәлешендә “Робототехника” берләшмәсе буенча өстәмә белем бирү укытучысы Фаляхов Илназ Илсурович роботларны берләшмәдә генә түгел, ә көндәлек математика, информатика, физика һ.б. дәресләрдә дә кулланып булуын тәкъдим итте, дәрестән тыш “Судомоделирование” берләшмәсе җитәкчесе Сабиров Илнур Рафисович  катамаран ясау, декоратив-гамәли сәнгать юнәлешендә “Оста куллар”  берләшмәсе җитәкчесе Мингазова Илгәзия Сәлимовна яңа елга чыршы уенчыгы ясау буенча мастер-класс тәкъдим итте. “Театр сәнгате” берләшмәсе җитәкчесе Зиннатуллина Гөлүсә Миңнемөхәммәтовна “Минем тылсымлы әкиятем” иленә уен-сәяхәт оештырды.

Семинар ахырында өстәмә белем бирү педагогларының фикерләре тыңланылды. Киләчәккә планнар корылды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев