Лесхозда «Дуслык елмаюдан башлана» дигән урам концерты узды
Концерт мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Халыкара дуслык көне уңаеннан оештырылды.
Халыкара дуслык көне БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2011 елда кабул ителде. Шул вакыттан бирле аны ел саен 30 июльдә барлык илләрдә билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең максаты гади : һәм аңлаешлы төрле дин һәм мәдәният кешеләренә уртак тел табарга, ышанмаучанлыктан котылырга һәм конфликтларны бетерүгә ярдәм итү. Концертта җанлы, шул исәптән дәртле җырлар яңгырады. Алар төрле халыкларның биюләре белән чиратлаштылар, күңелле уеннарсыз да булмый. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән бәяләнде, халыктан күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
дип хәбәр иттеләр Лесхоз мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев