Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘЛФИЯ АФЗАЛОВАНЫҢ ОНЫКЧЫКЛАРЫ ВАШИНГТОНДА ЯШИ

Беләм, бу көннәрдә Казан, Татарстан, бөтен татар дөньясы атаклы җырчы Әлфия Афзалованың – әбиебезнең, әннәкиебезнең юбилеен бәйрәм итә.

Филармониянең концертлар залында аның җырлары яңгыраячак. Якташлары – Актанышлар да махсус концерт әзерләп киләчәк икән. Әнием Зөлфия, Гүзәл апа, аның балалары, Рената сеңлем аша мин бөтенесеннән хәбәрдар. Без дә күңелебез белән шул тантанада. Әбиемнең йөз чалымнары, безнең белән иркәләп сөйләшүләре, миңа биргән киңәшләре, искиткеч тавышы – барысы да йөрәккә сеңеп калган. Казан пединститутының чит телләр факультетында укып йөргән чакларым иң бәхетле көннәрем булган икән. Әбием белән дус кызым кебек аралаша ала идем бит. Кайбер яшерен серләремне дә сөйләп ташлыйм үзенә. Бер сүздән аңлап ала иде мине. Менә ул һаман күз алдымда: матур, зирәк, тәвәккәл, шаян... Бервакытта да тәкәбберләнми, мактанмый, берәүне дә гаеп итеп сөйләми. Бөтен кеше аңа тартыла, эч серләрен чишә, киңәш сорый иде. Кызганыч, аны соңгы юлга озатырга кайта алмадым: ара ерак, балалар кечкенә... Әбием авырый башлагач, моннан ике ел элек әтием белән әнием АКШтан Казанга кайтып китте. Алар шунда хәзер.

      

Әлфия Афзалованың Америкада яшәп ятучы оныкчыклары – дүртәү! Җырчы әбиләрен алар да яхшы белә, ярата. Бөтен балаларым да Әлфия Афзалованы «Әннәки» дип йөртә. Таныштырыйм әле үзләре белән.



Евага
 15 яшь. Ул 9 нчы класста укый. Чирлидинг мәктәп командасында шөгыльләнә. Җырларга, китаплар укырга ярата, үсештә үзенчәлекләр күзәтелгән балалар төркеменә булыша. Әнникие кебек бик матур тавышлы.



Тристан Саша
, аңа 8 яшь! 15 гыйнварда аның да туган көне! 2 нче класста укый. Хоккей ярата. Россия җыелма командасы һәм үзебезнең «Ак Барс» өчен җан ата! Яраткан ризыгы – пәрәмәч!

Сева Эндрю 6 яшь ярымлык. 1 нче класста укый. Баскетбол – аныкы! Ул чәкчәк ярата!



Әлфия Афзалованың дүртенче оныкчыгы Максимилианга 2 яшь. Монтессори методы белән эшләүче балалар бакчасына йөртәбез. Биергә, җырларга, рәсем ясарга, төрле җәнлекләр белән уйнарга ярата.

Мин балаларымда дәү әнием чалымнарын күреп сөенәм. Алар әннәкиләренә охшаган! Шаяннар, җыр-музыкага һәвәсләр, аралашырга яраталар. Иң мөһиме: Әлфия Афзалова дигән бөек җырчының дәвамчылары булып үсәләр!

Ләйсән НИГЪМӘТҖАНОВА.
Вашингтон.

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев