Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Авзалованың туган көнендә аңа багышланган концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

15 гыйнвар - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың туган көне.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе быел беренче тапкыр Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әлфия Авзалованың туган көнендә аңа багышланган концертны җырчының үзеннән башка гына үткәрә. Бу хакта филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә.

Күпсанлы сораулар буенча, “Татар-информ” легендар татар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концертны онлайн күрсәтә. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/153/

Башлана - 18.30.

Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәрелә. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт... Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.

Җырчы истәлегенә багышланган концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов; Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева; Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов; Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов; Асылъяр, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Энҗе Шәйморзина, Чулпан Йосыпова, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев, Алисә Мамина, Илшат Гобәйдуллин; «Артур & Марат» дуэты; «Казан егетләре», «АЙ-КАЙ» һәм «Болгар кызлары» төркемнәре катнаша.

Концерт күренекле дәүләт эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең Әлфия Авзалова турындагы истәлекләре белән үрелеп барачак.

Режиссер – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев