Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Галимова бакчачыларга йөрү вакыты ни өчен киметелгәнен аңлатты

Инстаграм челтәрендә бакчачылар йөрергә рөхсәт вакытын арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр юллаган.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова коронавирус белән бәйле изоляция чорында бакчачыларга йөрү вакыты ни өчен киметелгәнен аңлатты.

Инстаграм челтәрендә бакчачылар йөрергә рөхсәт вакытын арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр юллаган. Алар моны эшләрне башкарып өлгерә алмавы белән аңлата. Хәзерге вакытта бакчачыларга атнасына ике тапкыр барырга рөхсәт.

«Анализ уздырганда, статистика буенча көненә 100 меңнән артык кеше, бакчага барырга рөхсәт сорап, смс язган. Кайсы дачага йөргәндер, кайсысы үз эшен эшләп йөргәндер. Бу мөрәҗәгатьләрне беләбез. Киләсе атнада бакчачылар соравы буенча киңәшмә булачак. Шунда бу сорауларга җавап булырга мөмкин», — диде Лилия Галимова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев